img
САЙТЫМА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
Яраткан хезмәтем- педагог-китапханәче һөнәренә багышланган бу сайт сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.

МИНЕМ БАШКА САЙТЛАРЫМ                      Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

img

"УЕН САЙТЫ"

Бу сайтта бирелгән биремнәр (80% ы үземнеке) укытучыларыбызга методик ярдәм йөзеннән булдырылды. Укыгыз, өйрәнегез, эшегездә кулланыгыз! Дәресләрегез кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы да узсын!

img

"ДУСТЫМ - КИТАП" САЙТЫ

Аттестация барышында педагог-китапханәче белергә тиешле булган материаллар тупланган. Матур әдәбият яратучыга, аттестациягә әзерләнүчегә ярдәм итәр дип уйлыйм. Коллегаларым һәм укучыларым шундый фикердә

img

"КИТАПХАНӘМ" САЙТЫ

Гомуми урта мәктәпнең китапханә сайты. Сайт шулай ук укучыларга, татар теле укытучыларына файдалы проект. Укыгыз, файдаланыгыз!

img

БАШКА САЙТЛАРЫМ

Татар халкының үткәне, бүгенгесе миндә һәрчак горурлык хисе уята. Дәресләрдә, сыйныфтан тыш чараларда куллану өчен бу проектлар бик уңайлы.

ТӘГӘРИ ТОРМЫШ ЙОМГАГЫМ

  • example

    КИТАПКА ИКЕНЧЕ ТОРМЫШ

    АКЦИЯДӘ АКТИВ КАТНАШАБЫЗ

  • example

    МИННӘН ЯЗУЧЫ ДА ЧЫКМАДЫ

    ЛӘКИН ЯЗМАЛАРЫМ БАР

  • example

    РӘССАМ БУЛЫП ТА БУЛМАДЫ

    ЛӘКИН ГРАФИКА БЕЛӘН ДУС

  • example

    БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

    БӘЙГЕЛӘРДӘ КАТНАШАМ

  • example

    УТЫРЫП УЙЛАР УЙЛАДЫМ

    ДӨНЬЯГА ФӘЛСӘФИ КАРЫЙМ

  • example

    ГАИЛӘ

    ТӘРБИЯНЕҢ ЗУР РОЛЕН АҢЛЫЙМ

СЕЗГӘ ӘЙТЕР СҮЗЕМ БАР...

  • example
    ҮЗЕМ ТУРЫНДА СҮЗЕМ

    Мин, Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә педагог-китапханәче булып эшлим. Гомуми эш стажым-46 ел, китапханәче стажым-7 ел. Югары квалификацион категориягә ия. Китапханәче булып эшләү теләге балачак хыялым булганлыктан, мин үз эшемне бик яратып башкарам. Девизым булып, Джеки Чанның: "Әгәр син эшеңдә ниндидер югарылыкларга ирешергә теләсәң, бары тик ул эшкә гашыйк булырга гына кирәк",-дигән сүзләре тора. Алган бүләкләрем белән горурланам, алар минем хезмәтемә бирелгән бәя дип кабул итәм. РСФСРның мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының Атказанган мәктәп укытучысы, Казанның 1000 еллыгы уңаеннан медале, Республиканың Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премия иясе.

  • example
    КИТАПХАНӘЧЕ ҺӨНӘРЕ

    Китапханәче һөнәре - җир йөзендәге иң изге һөнәрләрнең берсе дияр идем мин. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Күпләр хәтта, балалар өчен телевидениене кулайрак та күрә, әмма китапның әһәмиятен берни белән дә алыштырып булмый. Экраннарда бирелгән әзер мәгълүмат баланы стандарт рәвештә фикер йөртергә өйрәтә, уйлау сәләтен киметә. Китап укыганда исә бала, киресенчә, тәэсирләнергә, борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Ә китапханәченең төп бурычы - укучыларны китапханәгә чакырып та, мәҗбүриләп тә түгел, ә укучы үзе кызыксынып килерлек итеп, төрле чаралар уйлап үткәрә белү... Фикеремне тулысынча "Язмалар" бүлегеннән таба аласыз

  • example
    БАЛА УКЫРГА ТИЕШЛЕ 10 КИТАП

    Җәйге ял вакытында әти-әниләр балаларга нәрсә эшләтергә дип баш ваткан хәлдә, Азатлык радиосы төрле яшьтәге балалар өчен укылырга тиешле дөнья һәм татар балалар әдәбияты классик әсәрләре исемлеген тәкъдим итә. Замана балалары буш вакытларын, нигездә, социаль челтәрләрдә, онлайн уеннарда, күпсанлы смартфон кушымталарында үткәрә. Араларында китап укучылар булса да, XXI гасыр балаларының күпчелеге игелекле, ачык күңелле, шәфкатьле, дустанә булырга чакырган дөнья классикасын белми диярлек. Моны истә тотып, Азатлык радиосы редакциясе "һәр бала укырга тиешле 10 китап" исемлеген төзеде. Аларның фикере белән тулысынча «Язмалар» бүлегеннән таныша аласыз.

  • example
    БАЛАГЫЗ КИТАП УКЫЙМЫ?

    Шулай кайчак, әти –әниләр, коллегалар белән гапләшкәндә : ”Хәзер балалар китап укый белми, һаман шул телефон, компьютерда гына утыралар”,- дигән сүзләрне күп ишетергә туры килә. Бәхәскә керәсем килми, бу чынлап та шулай. Хәзерге заман баласын алдавычлар әледән-әле барлыкка килеп кенә тора. Алар мавыктыргыч, алар кызык , зур көч куймыйча гына ниндидер яңалыклар белеп була, уеннар уйнап, яшьтәшләрең белән аралашып була. Хәзер инде бала туып, үрмәли башлауга, телевизор пульты, телефон аның өчен иң кызыклы уенчыкларны да алыштыра ала... Фикеремне тулысынча «Язмалар» бүлегеннән укый аласыз.

Сайт кунагы!


Килегез, көтәбез!