Укучым, Авылдашым, Туганым... Инде күпләрегез яратып өлгергән Гүзәлебезнең яңа әсәре- "Ызандашлар"ы белән танышуыбызны дәвам итәбез.


Галләмова Гүзәл. “Ызандашлар”. 
Бу поласада да ташлар матур, бер төрле чамада, әмма юеш булмаганга, төсләре тонык иде. 
– Ничек болай бөтенесе дә бертөрле зурлыкта соң болар? – дип сорамый булдыра алмады малай. 
Гаярь гаять оста оратор иде. Кулын Илфарның иңбашына салып, күз карашын чиксез тоелган тыныч елга офыгына – кояш баешына таба карап басты. Илфар ниндидер тарту көченә буйсынып, башта Гаярьнең йөзенә карады, аннан ул да күз карашын шул якка төбәде. 
– Күрәсеңме бу матурлыкны! – диде Гаярь дулкынның акрын гына ярга каккан тавышы тигезлегендә. 
Малай баш какты. 
– Ә беләсеңме? Бу матурлыкны синең атаң күрми! 
Илфар, каерылып, Гаярьгә таба борылды. 
– Аңа хатыны, дөнья малы гына матур. Син кызыксынган ташларны күрми ул. Ничек, бер төрле зурлыктамы? Дулкыннарның төрле чагы була: дуамал көчле чагы да, көчсез тыныч чагы да... Зур дулкыннар эре әйберләр белән генә булыша: ташларның да эреләрен читкә – ярга рәт-рәт итеп чыгарып сала. Ә инде көчсезрәк чагында, әлбәттә, эреләренә көче җитми – ярга вак ташлар чыгарыла. 
Гаярь, тыныч суга карап, сүзсез калды. Илфар күңелендә Гаярьгә карата ниндидер җылы хис уяна бара. Аның һәр сүзен йотарга әзер булып аңардан күзен дә алмый. Хәтта аның йомык күз урыны да күңеленә начар тәэсир итми. Гаярьнең киемнәре гади булса да, кыяфәте, буй-сыны гаять чибәр, әйтерсең ул яр буенда түгел, капитан буларак, бер күзен тасма белән бәйләгән дә биек дулкыннарны ерып барган зур корабта диңгез күзәтә. Илфарга шулай тоела. Тик шул мизгелдә Гаярьнең сыңар күзе яшьләнде дә мескен бер кешегә әверелде: 
– Да-а, бырат, менә шушы дәрья дулкыннары арасында без бер маймыч кебек кенә. Балык булып үсәр өчен, койрыгыңны да тоттырмыйча, хәйләле итеп йөзәргә, күпмедер дәрәҗәдә ерткыч, төсен үзгәртүчән алдакчы, шулай ук һәр тарлыктан шома гына шуып чыгар өчен лайлалы, шакшы булырга кирәк. Шулай булмасаң, бер ерткыч каба да йота. 
– Без кеше ич, Гаярь абый, нинди маймыч, нинди балык булыйк ди без. 
Гаярь малайны гүя ишетми: 
– Телсез булганга, балык булсаң, ищу да яхшы. Син почти бала шул әле. Ярар, самый главный, кем булсаң да, дулкыннарга бирешмә, яме. – Гаярь малайның иңбашыннан чәбәкләде һәм, комда яткан көрәкне иелеп алып, ярдан берничә метр арырак атлады. – Менә моннан шул чама зурлыктагысын өченче капчыкка җыеп тутырыйк! – дип, алга таба ишарәләде. 
– Ничек полосалап соң ул, шуны аңлап җиткермим. 
– Су тыныч чакта чигенә. Әнә яр кайда хәзер. – Гаярь артка таба башын селкеде. – Ә дуамал булганда, йодрык кадәр ташлары белән алга ябырыла, күбрәк җирне колачлый. Шылдымы?..

Галләмова Гүзәл. “Ызандашлар”. 
– Миндә ми бөтенләй юкмы икән әллә? – Әкъдәм соңгы җөмләсен уйлап кына калмыйча, әйткәнен үзе дә сизми калды. 
– Ник алай дисең? 
– Бу кадәр алкаш булмаган булыр идем. Бөҗәктә дә акыл бар икән әнә. – Чамасыз эчкәненә үкенү хисе Әкъдәмнең бар күңелен биләде. – Биолог! Боларда исерткеч бармы икән? 
– Бардыр. Чәчәк нектары баллы бит. Ә баллы нәрсә озак торып бозыла башлаганда, әчү процессы бара һәм спиртка әйләнә. Тик бөҗәкләрнең чебен ише хәшәрәтләре генә пычрак нәрсәдән авыз итә, затлы бөҗәкләр ни җитте чәчәккә кунмыйлар да, чәчәкләрнең игелеклеләренә, ягъни файдалы чәчәк таҗларына гына куналар, саф нектарны алардан гына эчәләр. Бөҗәкләрдә баш мие зур роль уйнамый, Адамчик. Аларның сизү органнары башларына урнашкан һәм Бөек Аллаһ биргән инстинкт буенча ялгышмыйча яши бирәләр. Ә АДӘМ БАЛАСЫ АЛЛАҺ ТЫЙГАННЫ ДА ТАТЫЙ. Китап, аракыны хәрәм ди, адәм белә, әмма эчә, эчкәч, акылы артка чүгә. Җиһанда җан ияләре арасында иң югары акыл да, инстинкт та адәм баласына бирелгән. 
– Миңа бирелмәгәндер инде ул. Хәшәрәт инде мин... 
Төн буе уйланып чыкты Әкъдәм. Икенче көнне дә Әкъдәм Биолог янына елышты. 
– Сәлам, Биолог! Син кайсы камерада соң? 
– Йөзенчедә! 
–Алайса, күршеләр икәнбез. Мин туксан тугызынчыда. 
– Күрдем мин синең бездән алда чыкканыңны. Артыңнан карап килдем. 
– Ә-ә. Минем артка карый торган гадәт юк шул. 
– Әле срогың башланды гына. Карарсың әле артка да. Монда алдагысы – томанлы, за то арттагысы законлы. Уйдан чыкмый торган...

Галләмова Гүзәл. “Ызандашлар”. 
Эштән кайткач, Миндиянең хәлен белергә керде. 
– Ир башың белән коймак пешергәнсең. Рәхмәт, күрше. 
– Менә шулай яшәлде шул, Миндия. Бар нәрсәне дә тәмле итеп пешерәм, чөнки өйрәндем. Ә менә хатының пешергәне, хәтта тәмсезрәк килеп чыкканы да тәмле буладыр дип уйлыйм. 
– Юк, Кәрим, хатын пешергән ризык тәмен белер өчен, тол яшәтергә кирәк ирләрне. Шул чакта гына аңлашыла ул. Мин дә ирсез калгач кына аңладым күп нәрсәне. Соң булса да аңлау кирәк! 
– Әкъдәм аңлыймы икән, Миндия? 
– Акыл керсә аңлар. 
– Син сызланасыңдыр ул? 
– Җан сызлый, Кәрим. 
– Син миңа абый димәдең тәки. 
– Бер Кәрим дигәч, шулай гел Кәрим генә диелгән. 
– Миндия! Син миңа кияүгә чыгар идеңме? 
– Кәрим... абый, юк, чыкмас идем, алам дисәң дә. Мин бик тар күңелле. Бер генә кешене ярата алам. 
– Дәүләт бәхетле кеше булган! 
– САФ КҮҢЕЛЛЕ ХАТЫН-КЫЗ ГОМЕРЕНДӘ БЕР ГЕНӘ ИРНЕ ЯРАТА АЛА. ЯРАТА ИКӘН – ГОМЕРЛЕККӘ ЯРАТА! БЕРНИГӘ КАРАМЫЙ, ҮЛГӘНЧЕ, әлбәттә, саф күңелле хатын булса!

Галләмова Гүзәл. “Ызандашлар”. 
Ренатның әйләнә-кайта күп тапкырлар биргән соравына төнлә җавап эзләде Дәүләт. Сорау бик гади иде үзе: 
– «Синең әтиең кем иде? Кешелекле кеше булгандыр ул». 
Кем иде минем әти? Сәрхуш иде. Күршедәге көндәшенә дә хәерхаһлы, якты күңелле кеше иде. Әйе, беркемгә дә усаллык эшли белмәгәнгә сансыз да иде. 
Ренат, син дөрес фаразлыйсың – ул кешелекле, саф күңелле кеше иде...

Галләмова Гүзәл. “Ызандашлар”. 
Сүз ялганмады. Шулкадәр авыр тынлык урнашты. 
Ренат кына түгел, Илфар да шок хәлендә иде. Бары Дәүләт кенә шул тынлык кебек тыныч. Өстәлдән фотосурәтне алды. 
– Миндия белән унҗиде ел яшәдем. Язмыш дигән нәрсәне гомеремдә белмәдем, белергә дә теләмәдем. Менә шушы малайны укырга кертергә дип акча эшләргә килдем. Язмыш юлыма сине – малайның әтисен чыгарып бастырды. Теле-шоудагы кебек, раслау өчен генетик анализ бирәсе дә булмады, чөнки Илфарда шунда ук үзегезне таптыгыз. Беренче очрашуда, яшьлек хатагызны сөйләгәндә үк, хатыным яшьлектә сезнең сөйгән ярыгыз булуын белдем. Ә аңарчы, иң беренче очрашканда, мин сезнең чит кеше булмавыгызны йөрәгем белән сиздем. 
– Нигә алдан әйтмәдең? 
– Вакыты җитмәгән булган, димәк. ЯЗМЫШТАН УЗМЫШ ЮК ИКӘН. ИНДЕ НӘРСӘ? ДУС БУЛЫП КАЛЫЙК! 
– Рәхмәт, – дип кабатлады Ренат. Ул һаман киеренке хәлдә иде әле. – Үзегезгә сокландырдыгыз. Мин болай эшли алмаган булыр идем. Ә Миндия кайда соң? 
– Авылда. Син яңгырда калдырган көнне аны мин кочагыма алып җылыттым. Үземнеке иттем. Минеке үк булмаган, әлбәттә. Әмма мин үкенмим...


 

– Бар хикмәт тә шунда. Иманга кеше үз теләге белән омтылырга, үз көче белән ирешергә тиеш. Бушка, җиңел килгән әйбернең бәһасе дә, кадере дә булмый аның... Ходай адәм баласына акыл биргән. ИХТЫЯР КӨЧЕН НЫГЫТЫП, без ИМАННЫ ҮЗЕБЕЗ БУЛДЫРЫРГА ҺӘМ САКЛАРГА ТИЕШ. 
Халикъ тагын да зуррак кызыксыну белән әнисенә текәлде. 
– Син, әни, иманыңны гына түгел, әтигә булган мәхәббәтеңне дә саклыйсың бит. Ачуланма инде сораганга. Кайсысын саклау авыррак? 
Көтмәгән иде Роза мондый сорауны. Башта ярамаган эштә тотылган сыман уңайсызланды. Аннан, үзен тиз кулга алып, киң сулыш белән акрын гына сөйләп китте: 
– Һ-м, мәхәббәтне Ходай күңелгә салган. Ул кешегә вакыты җитү белән үзеннән-үзе килә. Ә иманны, дөньяны өйрәнгәч, ихтыяр көчен эшкә җигеп, ягъни шайтаныңны җиңеп, көрәшеп яулыйсың, аннары ныгытасың. Мәхәббәткә акыл ул кадәр үк кирәкми. Ә ТУЛЫ ИМАНЛЫ БУЛУ ӨЧЕН, акыл янына тагын ЫШАНЫЧ, КҮРКӘМ ХОЛЫК, КИҢ КҮҢЕЛ, ГҮЗӘЛ ӘХЛАК ТА ЗАРУР!

Галләмова Гүзәл. “Ызандашлар”. 
Төн иде инде. Миндия йокларга ашыкмады. Укып чыкканнарын кабат-кабат уйлады. Күргән төше исенә төште. Иван дәдәй еш кына: «Тәртипле бул, теге дөньяда мине тынычсызлама!» – дип кабатлый торган иде. Ышанасы килә Миндиянең, чөнки Иван дәдәй бар нәрсәне белә иде ул... 
Хатын тагын хикмәтле китабын ачты. Ахирәт көненә инану дип башлана иде бу бүлек. Ул, оча сөягендәге кимерчәк эчендә сакланган бер орлыктан кабат терелеп, Аллаһ каршына басачагын күзаллады. «Булыр да!» – дип уйлады таш кебек катыланган күңел. «Аллаһның кодрәте көчле» дип язылган әнә. Ә мин, кечкенә генә бер кызчык, коточкыч мәхшәрләр кичеп, ничек исән-имин бу көнгә кадәр килеп җиттем икән соң?.. 
Күзеннән ике бөртек яшь тамды, китап битендә ике кечкенә түгәрәк бүртте. Күзләре томанланды. Шулай да китаптан аерылмады. Алтынчы шарт – тәкъдиргә ышану. Яхшылык һәм яманлык килүе Аллаһы Тәгаләдән... Язмыш Аллаһ тарафыннан языла... Әһе-е, языла... 
Тагын бар булмышын күңелсезлек биләде. Яман язмышмы, яхшы язмышмы соң аның үткәннәре? Коточкыч авыр балачак, күрер күзгә – бәхетле хатын һәм һәркемгә күренгән җимерек бәхет... Чынлап та, Дәүләт белән бәхетле булганмын икән бит мин. Бары аңламаганмын гына. Эх, кайтарасы иде шул көннәрне! Белер идем ничек яшисен. Ә алда нинди ЯЗМЫШ язылды икән? НИНДИ БУЛСА ДА РИЗА БУЛЫРГА ДИГӘН. НИНДИ КӨЧЛЕ СҮЗЛӘР! Риза булмый ни кыласың? МИН РИЗА, Дәүләт белән улым янымда булсын гына иде!

Галләмова Гүзәл. “Ызандашлар”. 
Гомер буе өйдәгене кешегә белгертми яшәргә күнеккән хатын бүген дә «белгәннән белмәүләре яхшы» дип фикер йөртте. Күргәч белерләр! «Дәүләт кайткан!» – дип, авыл гөрләтерләр. Менә анда сер булмас ул вакыт. Ә хәзергә – сер! Сиздермәскә, бары яхшыны гына уйларга! Ул тирә-якка күз салды. Дөрес, яшьтән үк табигать белән дус булмады. Ә бүген күңеле белән ниндидер матурлык тоя ул. Югыйсә, тәрәзәдән ничә карасаң да, бу ызан аралыгы үзгәрешсез килеш күз алдында булды. Бүген ул аны башка төрле күрә. Үзгә берни дә юк шикелле: аз гына кар түшәлгән ак җир, арткы якта шәрә ботаклы алмагачлар, гомер бакый буяу күрмәгән күксел агач рәшәткәләр, сул һәм уң яклап җансыз йорт стеналары, шул аралыкны урталай бүлгән алты багана кукраеп утыра. Әмма күзгә күренмәгән ниндидер ямь бар. Хәер, күзгә бәрелеп торганы да бар: җиргә яуган беренче кар күңелне сафландыра, җанга якын кое яшәргә рухландыра. Элек монда ике күрше карт ничек утырдылар икән? Нәрсә тарткан соң аларны монда? Мөгаен, татулыктыр... Сөйләшеп туя алмыйлар иде. Тукта, тукта, бүген безне дә дуслыкны ныгытасы килү берләштерде түгелме соң? Чакырдылар, ул, КҮРШЕЛӘР ХАКЫн хаклап, ызанга чыкты... НИ ҖИТМИ АДӘМ БАЛАСЫНА? ЫЗАН БУЕННАН БЕР АРШИН ҖИРМЕ? Ә бит Гали карт та, Җиһангир әти дә АХЫР СУЛЫШТА ӨЧ АРШИН ҖИРгә ия булдылар. Һәм йорт янындагы син теләгән җирдән түгел, әллә кайда – авыл читендәге җирдән өлеш алдылар. Алмадылар ла, һәркемгә насыйп соңгы җиргә күтәреп алып киттеләр... Ә безгә ни җитми? Ул, уйларыннан аерылып, күзен Розага төшерде. Нинди самими күңелле хатын син, Роза? Кичер мине!

 

Галләмова Гүзәл. "Ызандашлар"
Газаплы төн – Су, су... – диде Миндия, кипшергән иреннәрен ялап. – Су-у... м-м... – Ул мендәргә салган башын әле бер якка, әле икенче якка ташлады. – И-и, беләм, явызлыкларым өчен газаплыйсың... – Хатын тамак төбенә утырган ачы күз яшьләрен йотып җибәрде. – Эх!.. Бер генә йотым... чиста су... – дип пышылдады ул һәм чарасыздан күзләрен түшәмгә төбәде. Кинәт, үч иткҽндәй, борылып бетмәгән краннан тамып торган суның тып-тып итеп чупылдаганы ишетелде. Аның колаклары шомрайды, ул күзләре белән тирә-якны айкады. Тамчы әйтерсең йөрәгеннән тама иде. Тәнендәге һәр тамырының сулкылдавы тамчы тавышына буйсынды: – Тып, тып, тып-тып, тып-тып...