Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып төпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек“

Фәнис Яруллин, «Җилкәннәр җилдә сынала»

«Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үкенмәслек булсын – яшәүнең бөтен мәгънәсе шунда».

М. Җәлил

”Арыслан өенә юнәлде. Дөньяны тәртипкә салырга кирәк иде. Балтаң суга төшкәндәй, баш иеп, борын салындырып йөрсәң – көймәң комга терәләчәк. Кемдер упкын чигендә торган Каратайга иман нуры сеңдерергә тиеш. Укулар башлангач, Арыслан балалар белән бергә авылның тарихын өйрәнергә керешер, үткәненә төкергән адәм бүгенгесен дә, киләчәген дә санламый. Әйе, ул җиң сызганып керешер. Тамчыдан күл җыяр. Күңелләреннән моң качкан авылдашлар, һичшиксез, үзгәрер, рухлары савыгыр, җаннары сафланыр.”

Нәбирә Гыйматдинова “Ак торна каргышы”

"- Әллә кошларга очу җиңелме? Йә,җиңелме? Әмма алар аңа карап кына җиргә төшмиләр бит! Ә син, олан, җирдә яшәп тә төшкәнсең. Бу якты дөньяда яшәү- шушы дөньяны ярату ул. Шуңа күрә зарланма. Яшисең икән, димәк ки, бу дөньяда яшәү сиңа ошый. -Мин барсын да аңладым, Ак бабай. Үз дуамаллыгым белән күп кешеләргә борчу китергәнмен...Кайберләрен бәхетсез дә иткәнмен... - Кайгы-сагыш татымаган кеше яшәү ләззәтенең чын тәмен белә алмый, олан.."

Галимҗан Гыйльманов

Кеше, гадәттә, я бәхете ташып торганда, я күтәрә алмаслык кайгы килгәндә, я юлын югалтканда туган якларына кайта. Бәхетле кешенең үз бәхете белән бераз мактанасы, кайгылының кайгысын таратасы, юлын җуйганнарның юл табасы килә. 

Фәнис Яруллин

Картлык дигәнең дә бит ул, яши белмичә картаючылар зарланганча, ул тикле куркыныч та түгел. Ялгызлык куркыныч!   
 

Габдрахман Минский

Җан, диләр, йөрәк, диләр, татар халкы шулар уртасына күңел дигән серле дәрья урнаштырган. Кеше күңеле күзгә күренми, барлыгы беленми, әмма ул бар. Күңел кеше белән бергә туа, бергә ярала, әле ул буш була, тора-бара тормыш тәҗрибәсе, хисләр, тәэсирләр, мәхәббәт белән байый. Күңелнең буш калу ихтималы да бар: бусы - кеше өчен иң зур фаҗига!    
 

Аяз Гыйләҗев

Әни. Нинди зур сүз бу! 
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә.
 

Нәби Дәүли

Кешенең иң зур, көчле хисләреннән берсе- алдан сизү. Көтү. Кеше әле үзенең нәрсә көткәнен белми, ләкин күңеле өзгәләнә инде, тыпырчына.
 

Мөхәммәт Мәһдиев

Кеше һәрвакыт иртәгесе көнне зарыгып көтә. Үзе һәрвакыт гомер тиз үтә дип зарлана. 
 

Зөлфәт Хәким

Бәхет өелеп килгәндә егылмасаң, кайгы килгәндә аягүрә каласың. 
 

Туфан Миңнуллин