.

Сирина Насирова

#әдәбимарафон #татарстанкитапнәшрияты
#татнетныүстерүфонды
Әмирхан Еники, әсәрләр, 1 том, 214 бит, „ Әҗәл дигәнең“. 
— Хуш - ш! — дип сузды тыңлап утыручыларның берсе. — Ә әҗәл кайда, әҗәл юк бит әле монда...
— Тукта, сабыр ит, Сөнгать абый, хәзер әҗәле дә булыр, — диде Коддус, сәер генә аркасын уйнаткалап. — Иң элек шуны әйтим әле, карт чыгып киткәч тә мин, ни сәбәптәндер, кашына башладым. Бөтен җирем кычытып кына кычыта бит, түзәрлек кенә дә түгел, ике кулым, алмаш - тилмәш, йөреп кенә тора. Ә үзем һаман уйланам: нәрсә сөйләп китте соң әле бу карт, сандык, диде, алтын, диде, саташып кына йөрмиме икән, хыялга сабышып? Әгәр дә мәгәр чын була калса, нишләтергә соң аның ул сандыгын, барып җәвит итәргәме әллә үзен?.. Ике көн баш ваттым, ике көн корчаңгы тайдай кашындым... Ә өченче көннең иртәсендә картның малае Сәхәп, шофер, минем алачыкка йөгереп килде. Төсе - бите качкан малайның...

 

.

Гульшат Ситдикова

... Бакча тәрәзәсеннән ишетеп торды Гөлфинә:
- Керик инде, оялма. Монда кадәр алып килгәч, күтәреп алып керәм, карышма.
"Чү!.. Айсылу белән ташлашкач, башка кыз белән дуслашкан иде Илмир. Бу шул кыз микәнни?" - дип уйлады Гөлфинә һәм, кызыксынып, тәрәзә буена килде.
- Юк, кирәкми. Яхшы түгел, Илмир.
- Мин бит әнигә әйттем: "Сөйгән кызымны кунакка алып киләм", - дидем.
- Таныш бит инде ул минем белән.
- Мин чын килене белән таныштырам. Теге юлы "будущий килен" иде.
Күңелендә туган сөенечен күзләре белән дә күрәсе килү теләге ананы тәрәзәгә якын ук килеп карарга мәҗбүр итте. Кыз Илмирдан калкурак һәм сары чәчле иде. Айсылуга охшамаган кебек. Күпме караса да, алмагачның шау чәчәге аша яхшылап күрә алмады Гөлфинә "килен"не.
- Икенче юлы, яме, Илмир. Мин хәзергә әзер түгел бу очрашуга. Шундый матур алмагач, ә исе-е... искиткеч!
- Бәхет агачы ул!
- Бәхет агачы?! Ә нигә шулай дип атыйсың аны?
- Чынлап бәхет агачы ул! Без авылга кайткан елны, мин кечкенә чакта утыртканнар аны. Һәм әти шулай дип атаган. Шул көннән ул - безнең өчен бәхет агачы. Синеке дә булсын ул!
Илмир кызны күтәреп алды. Кыз тыенкы гына көлде. Көлүеннән таныды Гөлфинә: бу - ул, яраткан укучысы, улының яшьтән яратып йөргән кызы Айсылу иде. Сөенеченнән ул урамга ашыкты. Тик, килешеп бетмәс дип, ишегалдында тыелып калды. Якты уйларга бирелгән Гөлфинә, бер урында басып тора алмыйча, әкрен генә бакчага юл алды, ак чәчәккә төренгән алмагачка якынлашты. Ул ялгышмады. Алмагач ышыгында кулга-кул тотынышкан газиз улы белән электән булачак киленнәре итеп күреп йөргән искиткеч зифа буй-сынлы Айсылу басып тора иде... Шатлыктан йөрәге күкрәк читлегенә сыймады аның.
- Түз, йөрәк, түз! Бусы - сөенечле, бәхетле минутлар! - диде ул.
Яшь капланган күзләр аша бәхет агачы тагын да матуррак күренде...

Гүзәл Галләмова "Түз, йөрәк!"
#әдәбимарафон

 

.

Венера Зиятдинова

#әдәбимарафон
#татарстанкитапнәшрияты
#татнетныүстерүфонды

Үз-үзеңне олылау да кирәк,
Шунсыз яшәп булмый дөньяда.
Кирәк икән чум син диңгезләргә,
Я күтәрел биек кыяга.

Тыйнаклык та кирәк яшәгәндә,
Тик булма син җансыз күләгә.
Тормыш бәйгесендә зур бүләкләр
Көрәшә белсәң генә эләгә.

Мин көрәшәм әле көчем барда,
Хурлык түгел хәтта җиңелү.
Кешеләргә бер үҗәтлек бирә
Биеклеккә таба үрелү.
#ФәнисЯруллин

 

.

Гульшат Хайруллина

#әдәбимарафон #татарстанкитапнәшрияты
“...Әнине карый алмадык без, кадерли алмадык...Беләсеңме син, бөтен гомерен, бөтен тормышын ул безгә багышлады, безнең өчен тырышты, безнең өчен эшләде бит. Синең аны кайчан да булса бер кул кушырып тик утырганын күргәнең булдымы икән? Юктыр дип уйлыйм. Ә тормышыннан зарланганын, сыкранганын? Анысын да юктыр. Бактың исә, аның гомерендә сыкранырлык, зарланырлык еллар аз булмады. Бик күп булды! Әти үлгәннән соң ул чамасыз авыр тормыш кичерде. Ләкин сыгылмады, бөгелмәде, безне үстерде, безне тәрбияләде....”

Афзал Шамов “Ана”.

 

.

Ландыш Шамсутдинова

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды
"- Син, улым, шуны бел: үткән көнне кире кайтарып алып булмаган кебек, авыздан чыккан сүзне дә җыеп алып булмый. Әйтәләр бит, балага сөйләшергә өйрәнергә ике ел, ә кешегә телен тыеп, дәшми калу өчен алтмыш ел өйрәнергә кирәк дип. Кайвакыт дәшми калу да ярап куя. Әгәр дә кешене беләсең килсә, аның турында кешеләр әйткән сүзне түгел, кешеләр турында ул нәрсә сөйләгәнен тыңла һәм шуннан соң нәтиҗә яса диләр. Дус дип йөргән кешең беренче дошманың булырга да мөмкин. Белер-белмәс теләсә кемгә авызыңны ачсаң, авырмый үләрсең дия иде безнең әнкәй."
Гөлсинә Галимуллина " Күгәрчен оя корганда"

.

Ландыш Шамсутдинова

#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды
"- Яшәү дәверендә кешегә күп төрле сынаулар аша узарга туры килә, кызым. Барысы да язмышыңа карата языла: берәүләр якын туганнарын югалталар, бәла-казаларга дучар булалар, явыз бәндәләрнең рәнҗетүләрен кичерәләр, авыру-сырхаулар аша яшәүнең кадерен белергә өйрәнәләр. Дөнья читтән күзәткәндә генә кызыклы кебек тоела, гаилә корып, җәмгыять һәм балаларың алдындагы бурычларны үти башлагач, катлаулана ул..."
Гөлсинә Галимуллина "Күгәрчен оя корганда"

 

.

#әдәбимарафон #татарстанкитапнәшрияты #татнетныүстерүфонды
Разил Вәлиев "Борынгы Болгарда"

Болгар җире, Бөек Болгар иле...
Тарихка мин саклыйм зур үпкә.
Бабамнарның мәгърур җаны кебек
Күтәрелә тургай биеккә.

Басу буйлап берәү җырлап килә,
Чал тарихтан килә диярсең.
Барысы да мең ел элеккедәй...
Аргамаклар чаба иярсез.

Барысы да мең ел элеккедәй:
Ай-кояшы, зәңгәр күге дә...
Бөек илдән чүлмәк ватыклары
Бүләк булып калган бүгенгә.

Бөтен нәрсә монда якын миңа,
Әйтерсең мин әнкәм куйнында.
Бөтен нәрсә монда Болгарымның
Оныклары кебек тоела.

Хәрабәләр, ташлар арасында
Башын иеп тора кылганнар...
Бабайларның сүзен сөйләр өчен
Тик кылганнар гына калганнар.

...Болгар иле - бабамнарның иле,
Тургай моңы - минем моңнарым.
Мин тургайны түгел, бүген гүя
Бабамнарның җырын тыңладым.

.

Йолдыз Әхмәдиева

Йомшакларга бик йомшак мин,
Усалларга бик усал.
Тешләгән җиремнән өзәм,
Үч алырга тотынсам.
Икенче яңакны куймыйм
Берсенә сукканнарга;
Мин бары тик кул бирәмен
Көрәштә екканнарга.
Юмартларга бик юмарт мин,
Ә сараннарга - саран.
Никадәр сараннарның да
Учын ачтыра алам.
Юләр белән бәхәсләшмим,
Юләр - сүзендә үләр.
Акыллыларны тыңласаң,
Баеп китә күңелләр.
Ә шулай да яшимен мин
Кушканча үз акылым.
Көмешемә алыштырмыйм
Башкаларның алтынын.

Фәнис Яруллин 

 

.

Раил Гатауллин

Миңгол Галиев:
"Бу Җир шары оҗмахка тиң, шушы оҗмахта халыклар бер-берсен аңлап, әдәбияты, сәнгате белән берләшеп, дус булып яшәсеннәр иде. Моңа ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр бар."

Разил Вәлиев. "Җанга уелган уйлар", 670 нче бит 

 

.

Люция Габдуллина

#әдәбимарафон
#татарстанкитапнәшрияты
#татнетныүстерүфонды
Мин үрелеп Гөлкәй алдында яткан дәфтәр битләренең берсен алдым һәм кычкырып андагы сүзләрне укый башладым: "Янәшәңдә яраткан кешең булса гына дөнья ямьле, яшәү күңелле. Мәхәббәттән башка тормыш юк, ул узе иң зур бәхеттер, мөгаен". 
Гөлкәй сискәнеп китте, кулларын йөзеннән алып, чык тамчыларына манылган карлыгандай дымлы күзләрен миңа төбәде:
- Моны мин язган идем. Ун гасыр элек...
Ул, йокыдан уянырга, икеле-микеле уйларын берьюлы коеп төшерергә теләгәндәй, кисәк кенә башын чайкап алды да, әкрен генә, пышылдап диярлек әйтеп куйды:
- Мин калам, апа... Мин аны көтәм...
Рәмзия Габделхакованың "Нишләттегез Гөлкәйне?!" повестеннан өзек, 101 нче бит.

 

.

Зубарджат Хайбуллина

#әдәбимарафон 
#татарстанкитапнәшрияты 
#татнетныүстерүфонды

Җаныңның ваклыгын 
сылтама заманга. 
Куркырга, өркергә 
җай бар ул һаман да. 
Ә бит бар кешеләр – 
шәхесен ватмаган, 
хаклыкны сатмаган, 
вөҗданын саклаган. 
Әйткәннәр: тарихтан 
түгелсәм түгеләм, 
изелсәм изеләм, – 
әмма дә бөгелмәм! 
Үзләре сеңсә дә, 
рухлары калыккан. 
…Әнә шулар үлеме 
җан өрә халыкка. 
Асылыңны яшереп 
кыланма ни генә, – 
буыннар хәтерендә 
бары да чигелә! 

Җаныңның ваклыгын 
сылтама заманга… 
(Равил Фәйзуллин)

 

.

Лилия Хисматуллина

#әдәбимарафон
#татарстанкитапнәшрияте
#татнетныүстерүфонды
Иске - москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп,күп тә үтми, мине арбага чыгарып утырттылар. 
Әти - әни, бичаралар, һәр икесе егълаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.
Ахырдан әни: "Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың", - дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек.
Габдулла Тукай " Исемдә калганнар" автобиографик повесть

 

.

Альфинур Мубаракшина

#әдәбимарафон #татарстанкитапнәшрияты #татнетныүстерүфонды
Бүген III әдәби марафонның соңгы көне. 21көн дәвамында "китап җене" кагылган марафончылар сезне татар авторларының иң яхшы, үзләренә иң ошаган әсәрләре белән таныыштырып бардылар. Бу эшкә үз өлешемне кертә алуыма мин дә бик шат. Газиз телебезне саклауга, гореф-гадәтләребезне яшь буынга тапшыруга тырышлыгыбызны жәлләмик, дуслар. Китаплар аша матурлыкны күрергә, рухи дөньябызны да баетырга онытмыйк. БЕЗНЕҢ БЕЛӘН БЕРГӘ БУЛГАНЫГЫЗ ӨЧЕН БАРЫГЫЗГА ДА ЧИКСЕЗ РӘХМӘТЛЕМЕН. 
Гүзәл Галләмованың "Түз, йөрәк!" әсәренең соңгы өлешендәге өзек белән мин дә бу марафонны ябамын.
Якты уйларга бирелгән Гөлфинә, бер урында басып тора алмыйча, әкрен генә бакчага юл алды, ак чәчәккә төренгән алмагачкаякынлашты. Ул ялгышмады.Алмагач ышыгында кулга-кул тотынышкан газиз улы белән электән булачак киленнәре итеп күреп йөргән искиткеч зифа буй-сынлы Айсылу басып тора иде... Шатлыктан йөрәге күкрәк читлегенә сыймады аның. 
-Түз, йөрзк, түз! Бусы – сөенечле, бәхетле минутлар!- диде ул. 
Яшь каплаган күзләр аша бәхет агачы тагын да матуррак күренде.

.

Нурфия Халикова

Бу дөньяда яшәү яхшыракмы,
Әллә үлүеңме?
Шушы сорау һаман ешрак борчый
Минем күңелемне.

Врачларга чирләмичә генә
Зарланучы кирәк.
Мондый "авырулар"ны алар
"Терелтәләр" тизрәк.

Чирләмичә генә терелүчеләр
Торган саен арта;
Врачларга мактау һәм дан-
Кесәләр дә калка.

Бик теләсәң, таза кешедән дә
Мең төрле чир табыла.
Терелә калсам, бер барырмын әле
Врачлар янына.

Фәнис Яруллин "Хәтер төпләрендә утлы күмер"

#әдәбимарафон
#татарстанкитапнәшрияты
#татнетныүстерүфонды

 

.

Alsu Rafikova

#әдәбимарафон 
#татарстанкитапнәшрияты #татнетныүстерүфонды
#ФәнисЯруллин 
#Соңгыбалкыш
"Кызык! Бу гомер дигәнең давыл түгел, учак икән. Янасың, дөрли-дөрли күккә күтәреләсең. Ә нәрсә кала? Төтенме? Көлме? Без бит учакны төтен чыгарыр өчен якмыйбыз. Җылылык кирәккә ягабыз. Әйе, җылылык кирәккә!" 249нче бит

 

.

Гулина Гимранова

#әдәбимарафон
Саташкан әби. Сугышалар. Нигә сугышалар?.. Өстә дә сугышалар, аста да сугышалар. Сугышып җиңәбез дип уйлыйлар микән? Җиңелгәннең дә бит җиңәсе килә. Тагын сугыш чыга. И Ходаем! Нигә син акылсызларга көч бирәсең икән... Оялмыйлар, сугышалар. Саташты дөнья. Ят кешеләр күбәйде дөньяда. Үз кешеләр бетте. Урамга чыксаң - ят кешеләр, өйгә керсәң - ятлар. Шуңа күрә сугышалар. Сугышып нишләмәкче булалар?.. Сугышып үз булып буламы. Үз кешеләр сугышамы? Ятлар гына сугыша. Сугышмыйча гына яшәп булмыймы? Әйтәсе сүзең булса, әйт телең белән. Нигә әйтәсе сүзеңне йодрык белән әйтергә? Нигә әйтәсе сүзеңне бомба белән әйтергә? Йодрык белән бомбаның теле юк бит аның. Акылсызлар күбәйде. Оятсызлар күбәйде. Исәнләшә белмиләр, сугыша гына беләләр. И Ходаем! Акылсызларга акыл бир, саташканнарга юл күрсәт!
(Туфан Миңнуллин. "Саташу")
#әдәбимарафон
#Татарстанкитапнәшрияты
#Татнетныүстерүфонды

 

.

Савия Тимуршина

Минем шатлык - әни шатлыгы да,
Шуңа һәрчак аңа сыенам.
Беләм бит мин: ул чыгармас хәтта
Бер минут та безне уеннан.
Безнең бәхет өчен җанын бирер,
Безнең өчен көяр, сагыныр.
Әнидән дә кадерлерәк тагын
Бу тормышта кем сон табылыр?!

Г. Айзат. "Өч мизгел" ("Шатлык") 
#әдәбимарафон 
#татарстанкитапнәшрияты 
#татнетныүстерүфонды