"ТҮЗ, ЙӨРӘК"

әсәренә күчү

КОЛЛЕГАЛАРЫМ

КУЙГАН ӨЗЕКЛӘРгә күчү

"ЫЗАНДАШЛАР"

әсәренә күчү

Иртәгә 1 апрель дигән көнне, вконтактедагы бер язмага күзем төште.  Теге юлы да күрмичә, катнаша алмавыма нәүмизләнеп калган ӘДӘБИ МАРАФОННЫҢ яңа сезонын ачып җибәрү турында игълан иде бу.  "Алла боерса, катнашам бу юлы дип",- үз-үземә сүз бирдем. Үземнең яраткан укучым, авылдашым, туганым Гүзәл Галләмова  әсәрләреннән өзекләр биреп,  китап укучыларны  шул әсәрләргә җәлеп итүне максат итеп куйдым. Аллага тапшырып, башладым.... Инде менә 21 көн узып та киткән. Марафон тәмамланды. Ләкин китап уку дәвам итә. Бу проект та дәвамлы булыр дигән өметтә калдым.

Күзем төшкән язма:

.

Раил Гатауллин

31 мар в 20:14

Дуслар! Иртәгәдән башлап, 1 нче апрельдән 21 нче апрельгә кадәр, өч атна дәвамында өченче мәртәбә #әдәбимарафон үткәреләчәк!
#әдәбимарафон проекты үзеңдә яхшы гадәт - татарча китаплар уку гадәтен формалаштыру максатыннан үткәрелә. Проектта катнашып финалга чыгу - тантана чарасында катнашу өчен 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмыйча, татар китапларын укырга, әлеге китаплардан иң яхшы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграмдагы үз аккаунтыгызда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырырга, һәм мөмкин кадәр лайклар һәм уртаклашулар җыярга кирәк. 
Марафон Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырыла. Марафон тәмамланганнан соң финалистлар Татарстан китап нәшрияты бинасында тантаналы чарада бүләкләнәчәкләр, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашачаклар, автографлар алачаклар (бу юлы концерт программасын да планлаштырабыз!).
ps. Яшел Үзәнгә барып конференциядә жюри эшендә катнашып кайтканнан соң мине татар шәхесләре темасы үзенә җәлеп итте. Шуңа күрә бу юлы #әдәбимарафон проектында Разил абый Вәлиевның "Җанга уелган уйлар" (Күренекле шәхесләр белән әңгәмәләр) китабын укып чыгуны максат итеп куйдым.
Марафонда катнашуны раслау өчен әлеге язма астында "+" куеп катнашуыгызны расларга кирәк! Марафонда катнашучылар өчен ВКда әңгәмә булдырылачак, алар өчен җанлы фикер алышулар, танышулар, бонуслар каралган!
Барыгызга да уңышлар теләп калам!
Ихтирам белән, проектның идея авторы Раил Гатауллин

 

PS. Г.К.Г.Марафон тәмамланды, без, финалистлар Татарстан китап нәшрияты бинасында тантаналы чарада бүләкләндек, язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашачтык, автографлар алдык. Кичә бик күркәм узды.