Әгәр вакыт табып, минем шушы http://uen.do.am/ сайтыма керсәгез, мәктәп программасын сез тагын да камилрәк беләчәксез!  Ә бу биттә мин сезгә берничә генә уен тәкъдим итщм! Уйнап  белем алыгыз!

Әдәби телебезнең төзелешен өйрәнә торган фән «Хәзерге татар әдәби теле» дип атала, һәм ул берничә бүлектән тора: фонетика, лексикология, грамматика (морфология һәм синтаксис).

Фонетика телдәге а в а з л а р составын өйрәнә;

Һәр бүлекнең үзенең өйрәнү объекты, өйрәнелә торган үзенчәлекле тел берәмлекләре бар:

Лексикологиянең төп өйрәнү предметы – с ү з; ул телебезнең сүзлек составын (сүзләрнең мәгънәләрен, килеп чыгышын, кулланылыш өлкәләрен һ.б.) өйрәнә;

Морфология – грамматиканың бер өлешен тәшкил итә, аның төп өйрәнү объекты – сүзнең мәгънәле кисәкләре – м о р ф е м а л а р, с ү з л ә р һәм с ү з ф о р м а л а р ы;

Синтаксисның төп өйрәнү объекты – с ү з т е з м ә л ә р һәм җ ө м л ә. Синтаксиста сүзтезмәләрнең ясалышы һәм төрләре, һәртөрле җөмләләр өйрәнелә.

МӘКАЛЬЛӘРНЕ БЕЛӘСЕҢМЕ?

==============================