...Надия чамасыз җитдилек белән ян тәрәзәгә борылды. Юл кырыенда озатып калган ак каеннар аның уйларына тагын да аклык-пакьлек өсти төштеләр. 
– Минем бәхет тә үз кулымда булган... Тик яшьлектә минем күңелдә матур шытымнар шытмады шул. Шытар иде, әгәр изгелек орлыгы салучы булган булса. Соң булса да, тормыштан гыйбрәт алып, үзем аңладым бугай мин аны. Алтыдагысы – алтмышка, диләр. Якты дөньяга күзеңне ачып карасаң, бар да аңлашыла. Кешечә яшәргә комачаулаган ул начар сыйфатларны нигә дип алтмышка кадәр ияртеп йөрткәнмендер? 
– Теләгең булса, тырышсаң, һәрнәрсәгә дә ирешергә була. 
– Ходай минем юлыма түземле кешеләрне чыгарып куйган. 
– Көчле кеше бит син, Надия! Тәкәбберлек – шайтан ул! Шайтанны җиңү өчен, гаять зур көч кирәк! 
– Нәрсә ул тәкәбберлек, Гөлфинә? 
– Чамасыз горурлык, гордость! Мин-минлек тамыр җәйми ул кешедә, әгәр тирә-яктагыларны аңларга тырышсаң! Рухи көчне начарлыкка түгел, изгелеккә җигәргә кирәк! Таифә апа дәресе бу! 
– Кичерә күрсен ул мине берүк! 
Алар каршына юл төзелеше машинасы килгәне күренде. Рушан тизлеген киметте. Куе сары төстәге машина юл уртасына ак пунктир сызык сызып килә иде. Кияве тизлекне арттыргач, Надиягә каршы өзек-өзек ак юл йөгерде. 
– Юллар, юллар... – диде ул эчтән генә. – Мин теләгәнчә һәм... теләмәгәнчә... Ак һәм кара... 
Сөйләшер сүзләр дә сөйләшенеп беткән иде инде. Ике хатын үз уйларына чумдылар. Гөлфинә юлның ике ягына да сызылган ак полосаларга игътибар итте. Алар әйтерсең ак юл буйлап элдерәләр: алдагы күз иңләгән аклык артка таба томырылып сузылып бара. Гөлфинәнең күңелен куаныч биләде. 
– Ак юл... Туры ак юллар, дип сулкылдады баш мие. Эх, юллар, юллар, шөкер, туры, ак булдыгыз!.. Акыл бирдең, зиһен бирдең, күркәм холык бирдең, Раббым! Тәкәбберлектән сакладың! Мең шөкер сиңа! Мең рәхмәт!.. Газиз балаларымны да караңгы юлларга кертеп адаштырма!... Шушы уйлар Гөлфинәнең күзләрен яшь элпәсе белән капларга сәбәпче булдылар. Бит мускуллары тартышты. Җиңел түгел лә сабырлык саклау... 
Ә машина, ак полосалы юлны ерып, алга чапты... 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”


Гөлфинә йөрәге тынгысызласа да, эче пошса да җыр көйләде. Җыр йөрәккә дәва икән бит. – Рафи-и-ис, әй Рафи-и-с җаным! Янган йөрәкне басу өчен, җырның искесе дә ярап тора икән шул... Кредит каплаулар нервларны шактый таушалтты. Яңа уку елына әзерлек эшләре дә тәмам йончытты. Авырлыкларны җиңү сөенечен уртаклашырга ниндидер иркенлек кирәк иде аңа. Ул акрын гына авыл артына – кырларга чыкты. 
Ташландык кырлардагы биек әремнәр ышыгында үскән сарут үләне арасында сирәк кенә күренеп киткән күкчәчәкләр, «без дә бар әле монда» дигән сыман, җилдә акрын гына чайкалалар. Гөлфинәнең озын чәче белән җилләр уйный. Җылы, тансык җилләр... Яшь чакта Рафис та аның чәчләре белән уйнарга ярата иде. Гөлфинә, карашын иңләп, иксез-чиксез тоелган киң кырларга карады. 
Туган җир!.. Туган җирем түгел, җан атып сөйгән иремнең җан атып эшләгән газиз җирләре!.. Димәк, син кадерле миңа, торган җир! Әйе, мин монда тамыр җәйдем. Бу җир минем газиз иремне үз куенына алды, шатлык-борчуларымны, ачы хәсрәтемне үзенә сеңдерде, эшле итте, ашлы итте... Ташламаска иде сине, газиз торган җир! Гөлфинәнең иңбашына зәңгәрсу канатлы күбәләк килеп кунды. Гөлфинә, селкенмичә дә, иңбашындагы күбәләккә карап торды. Күбәләк канатларын бер ачып, бер ябып торды-торды да баш очына күтәрелде. Гөлфинәнең үзенә дә канатлар үсеп чыккандай булды. Ул, үзе дә сизмәстән, аңа омтылып, күккә карады, алга атлады. Күздән югалтмаска тырышкан күбәләк җиргә – күкчәчәккә кунды. Шул мизгелдә аның йөрәгенә татлы бер моң кереп оялады. Җаны шул моңга кушылып җырлады, хәтта талгын җилләр дә кушылгандай тоелды. Хисләр ничек тиз бөтереп алса, шулай тиз калдырып та китте. Ул, авыр сулап, карашын киң офыкларга күчерде. Күзләренә алтынсу-сары, кызгылт яфраклы урман чалынды. Һәр май аенда мәктәп укучылары белән шунда баралар алар. Ә нигә шул урманга Рафис белән бармадык соң без? Ул да табигатьне ярата иде бит! Әй гомерләр, нигә тирә-якка күз салырга вакыт тапмыйча эш-эш дип чабабыз соң без? Вакыт ага да ага... Синсез дә нәкъ ике көз үткән икән бит. Бу еллар, күмәк хуҗалыкны яшәтү өчен киткән миллионнарны өстән төшерәм дип, йомшак кәнәфидә утыручы түрәләр бусагасын таптап үтте, Рафис... Нигә гадел түгел бу дөнья? Нигә шулкадәр башкарган хезмәт күз яше булып әйләнеп кайтты безгә? Нигә? Ни-гә-ә?.. Аның әлеге сораулары коры үләннәр арасына кереп югалды. Җавап табылмас бу сорауларга Гөлфинәнең йөрәге чыгымлады. Кайтырга кирәк... Кайтыр юлга борылганчы, баягы зәңгәрсу күбәләкне күрәсе килеп, як-ягына карады ул. Әмма күбәләк җирдә күренмәде. Очраклы рәвештә генә башын югары күтәргән Гөлфинә елмаеп җибәрде – күбәләк нәкъ аның баш очында иде. Ул аз гына бер урында җилпенде дә чиста күк йөзенә – югарырак күтәрелеп күздән югалды... 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Бакчага чыкса, онытылып, алмагачка карый да янә иренә эндәшә: 
– Бәхет агачы ел саен шау чәчәк ата, Рафис. Ике кызың, улың, мин аеруча тәрбияләп торабыз. Безнең белән һәрчак син дә бар. Телебездән дә төшмисең. Миңа бәхет алмаларын өзеп кулыма тоттыралар. Мин аларны сөеп кулыма алам.Синең белән сөйләшәм. Синең белән пар алмадай булдык без. Ә теге – парлы тормышыбызның соңгы көнендә, син ни уйладың икән? Пар алманы икәү бергә утырып ашарга кирәк булган, булган! Парлы гомернең соңгы, тагын бер ләззәтле минутларын кичергән булыр идек. Ә мин, эш-эш дип, кереп китәргә ашыктым шул... Кичер, Рафис! Рәхмәт сиңа, гомеремне чәчәккә күмдең, яраттың, кадерләдең... Төннәр дә Рафис белән сөйләшеп үтә. 
– Рафис, рәхмәт сиңа хатын-кыз бәхетен бүләк итүеңә. Мин беркайчан да кияүгә чыкмаячакмын. Чөнки син үлмәдең, син күңел түремдә яшисең. Синең белән сөйләшәм, синең белән серләшәм. Нәкъ элекке кебек, Рафис, нәкъ элекке кебек... 
Бүген ул: – Мин тормышның үзем төшенгән ачы тәҗрибәсен укучыларыма аңлатырга тиеш, – диде һәм, төннең караңгы күзенә карап, яткан урыныннан торып, дәрестән тыш план язды. Кайчан да бер җае чыгар дип уйлады ул. Язганнарын сумкасына тыкканда, сызылып таң да атты... 

Тол Гөлфинә, ялан кырларга чыгып, тынычландыргыч әрем җыеп кайта, күз карашын ерак офыкларга төбәп, үз-үзенә сөйләнә: 
– Синең эшләр кирәкле, дәвамлы эш булмады, Рафис. Авыл хуҗалыгы җан тәслим кылды. Синең кебек көчле ирләр меңгә бер туа, син – соңгы магикан.Хәзерге заманда «ватанпәрвәрлек» төшенчәсе бик авыр бирелә, Рафис. Укытучыларны гаепләмә, заманы шундый! Мин укучыларга авылны яшәтү, авыл хуҗалыгын күтәрү һәм ватанпәрвәрлек дип авыз суын корытып сөйләгәндә, алар тормыштагы мисалларны – сине, әти-әниләреннән ишетеп, Фәргать абыйны күзаллап утыра бит. Гаиләдә авылдагы мондый вакыйгаларны сөйләшми калмыйлар. Ә мин формаль нәрсә сөйләүче булып чыгам. Кызыкмы ул укучыга? Юк! Син ут уйнатып эшләгәндә, укучылар сине үрнәк ир итеп күрсәтәләр дип сөйлиләр иде укытучылар. Ә хәзер яшь буында хезмәткә ничек мәхәббәт тәрбиялисе? Эшләгән кешене гади колхозчыдан алып югары даирәдәгеләргә кадәр сөймәвен, юкка чыгаруларын, хезмәтен каралтуларын ничек күрсәтми калдырасы? Аңлап сорау биргән самими күңелле балага боларны ничек аңлатасы? Хәзер инде сине сагыналар, хезмәтеңне бәялиләр... Иртә китте, диләр. Үтеп киткән поезд артыннан җылы хис белән кул болгау түгелме соң бу?.. Юк кеше кадере, юк... Шулай да син бабаң эшен дәвам иттең, онытылмас эшләр башкардың. Әйе, Рафис, синең артта яманлаганнар яхшылыгыңны сөйләп бетерә алмый хәзер. Халык телендә үлемсез булып калдың. Ялгышың эшеңә артык бирелүдә, Рафис. Шул кыскартты синең гомерне. Чама хисен белмәдең, эшеңне артык яраттың. Син безгә кирәк, улыңа кирәк! Ә син юк!.. 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

– Ә мин кызыбызны, башкалардан да яхшырак киенсен дип, соңгы мода белән киендердем, элитный мәктәптә укыттым, күпме акча түгеп, югары белем алды. Ә ул, аягына галош киеп, абзардагы сыер имчәген тартмакчы. Ичмаса, Рафис улы кебек пред малае булса, авыл түгел чёрт булсын иде. Юк бит, юк, гади шофёр! – Надия башын өстәлгә куеп үкседе. 
Илнурның ургылып ачуы чыкты. Ул тавышын күтәрде: 
– Бу башны ташка орыр нәрсә түгел! Чын кайгы төшеп елаган күз яшьләрен пычратасың. Яраткан кешесенә кияүгә чыга ул! Аңла! Ата байлыгы ул бер көнлек. Кулы эш белә кияү буласы егетнең. Уңган ирнең гаиләсе кайда да кешедән ким яшәми. 
– Яраткан кешесе, имеш... Нәрсә аңлыйсың соң син?! 
– Кызыл дипломың, югары белемең, данлыклы ата-анаң белән гомер буе масайдың. Үзеңә күрә дәрәҗәле урын да тоттың. Үз тырышлыгың белән түгел, ата-анаң дәрәҗәсе белән! Начальник син, әйе, акчаң да күп, байлыгың да... Ә бәхетең кайда, җаный? – дип кычкыра төште Надиянең элек ире. 
Надия яшьле күзләрен челт-челт йомды. Авызын бер ачты, бер япты. 
Илнур, Надиянең күзләренә туры карап, тыныч кына дәвам итте: 
– Эш тә мәңгелек түгел. Пенсиягә чыккач, кем булыр яныңда? Сиңа ярамаган авыл гыйбадына мәктәп бусагасыннан атлаганнан бирле фермада сыер сауган белемсез, әмма дөнья гыйлеме хәттин ашкан хатын кияүгә чыкты. Бер тау алтын белән кил яныма, мин аны сиңа алыштырмыйм. Ләкин кызганам да мин сине. Карьера, файда өчен генә боргаланган дусларың бар да үткәндә калачак. Әле соң түгел, азмы-күпме үзгәрергә тырыш. Бер кәлимә җылы сүз әйтерлек, авыр чагыңда таянырлык кеше тап! Мин кирәкмәдем, көчле әти-әниеңә таяндың. Ә ата-ана гомереңә исән булмый икән, әнә, аңладың. Син, тәкәббер җан, барысын да югалттың. Ваучер дип шашкан комсыз анаң тапкан мал-мөлкәт тимер йозак астында тора. Кемгә кирәк булды соң ул коттедж? Әйтте сиңа әни, тәкәбберлек үкенечкә китерә, диде. Китердеме? Син бәхетеңне җуйдың! Бәхет ул юрист булудан да, яшәү җирлегеннән дә тормый, башыңдагы уйдан тора. Мин кызымның бәхетенә каршы төшмәячәкмен. Әгәр син әнине хөрмәт итеп, сүзләренә колак салып йөргән булсаң уңа идең. Ул еш кына: «Җан сөйгәнең белән тау куышы да җәннәт», – ди иде. Безнең иске генә колхоз йорты Эльмирага да ошый. Чөнки анда җанга рәхәт. Хуш, Надия! Йөрәгемне алгысытып, син мыскыллап киткән избушкам чакыра. Илнур ишекне шалт итеп ябып чыгып китте. Надия бермәлгә миңгерәп калды. Аның әле сөйләгән кешене бу кадәр озак бүлдерми тыңлаганы булмады да шикелле. Илнур әйткән сүзләрне яңадан аңы аша кичереп, һушын җыя алмады. Тик Надиянең акылы бу сүзләрне барыбер кабул итмәде. Кызының киләчәген башкача күзаллый иде шул ул. 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Айсылу караңгылыкка яшь пәрдәсе аша карады. Күңелендә бөреләнгән саф мәхәббәт тойгысы, авыр төенгә укмашып, йөрәген талкыды. Мартның салкын киче булуына карамастан, күз яшьләре битен пешереп тәгәрәштеләр һәм, ачы тәм биреп, иреннәренә агып төштеләр. Ә иреннәре, туктаусыз кыймылдап, Илмирга әйтәсе сүзләрен пышылдадылар: 
– Илмир, гафу ит! Мин сиңа тиң түгел! Синең әниең әнә кем – Гөлфинә Хәмитовна! Ә минеке кем? Мин беркемгә дә кирәкмим! Әтине гомумән белмим. Бармы ул? Булса кем ул?.. Әни кияүгә китте. Ә мин авыру әбигә калдым... 
Ул, ишегалдына кергәч тә, озак кына, утын яра торган юан бүкәндә утырды. Салкын иде. Тәнен калтырау биләде. Капка өстеннән аяз төннең йолдызлары үчекләде. Айсылу, нәфрәтләнеп, күккә карады. 
– Әби! Әй, әби! Беләм, мин сиңа кирәк! Ә син әнигә кирәк түгел. Аңа мин дә кирәкмим! Мыекбаена гашыйк, имеш. Аңламыйм мин сине, әни-и! – Ул, йолдызларга карап, әнисе белән сөйләште. – Шул Мыекбаеңны кочаклап йоклыйсыңдыр шул. Ә мин төнлә әбинең ыңгырашканына йоклый алмыйча ятам. Ярар, әбидән рөхсәт сорадың син: «Әни, алучы барда чыгыйм!» – дидең. Әйе, әби дә: «Бала үсә ул. Әрәм үткәрмә яшь гомереңне, чык, миннән хәерфатиха!» – диде. Ә миннән сорадыңмы син, әни?! Син минем кичерешләр белән исәпләштеңме соң? «Нихәл, кызым?» – дип, хәлемне дә сорамыйсың бит син. Килеп керәсең дә вакытым юк дип чыгып китәсең. Эх! Син бит – әни генә түгел, булмаган әтине дә алыштырып яшәргә тиеш кеше. Нигә миңа синең акчаң?! Миңа син кирәк! Син кирәк!!! – Айсылу бозланып каткан бүкәннән җирдәге карга сыерылып төште дә бүкәнгә терәлде. Акрын гына үкседе. – Нигә кирәксез мин шулкадәр? – Ул, нәфрәтләнеп, янә күккә карады. – Яшисем килми минем!.. – Аннан торып басты. Колагы гүләде, ниндидер сызгыру авазлары ишетелгән кебек булды... Кыз, сарай ишеген ачып, бозау арканын алып чыкты... 
 Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

– Әти! Син әнигә кадәр күп кыз белән йөрдеңме, әйт әле, – диде үсмер улы. 
Рафис күп уйлап тормады: 
– Әниегез, менә шушы күлмәген киеп, салават күпереннән төште дә, күзләрем җирдәге кызларны күрмәскә әйләнде шул, – диде. 
– Әти! Бар, ки тизрәк костюмыңны! Каршыңда күктән төшкән кыз басып тора. Музыка куям. Медляк! 
Балалар кызык табып шатланышып көлделәр. Рафис та күп уйлап тормады. Болай да киясе булган чалбары белән күлмәген киде. Гөлфинә көлүдән авызын җыя алмады. Илмир компьютердан 80 нче еллар хитын эзләде, тиз генә таба алмагач, әтисе белән әнисе яраткан София Ротаруның популяр җырын куйды. 
– Сез яраткан артист җырлый моны. «Белый танец!» 
– Бер картлыкта, бер яшьлектә, давай! – диде көлә көлә Алсинә. Өйне яңгыратып, шул көй яңгырады. Рафис, кыланырга уңайсызланып торган хатыны каршына басып, аны биергә чакырды. Илмир, шаярып, утны сүндерде. Бераз биегәч, Рафис балагын сызганды. Гөлфинә әйтерсең яшьлегенә кайтты: бөгелә-сыгыла көлде. Илмир әле бер апасы белән, әле икенче апасы белән биеде. Җыр гаҗәеп матур иде. Күңелләрне айкады. Кушымтасына рәхәтләнеп кушылып җырладылар: 
Легче мне не станет, и тебе не станет, 
Но не в этом суть. 
Навсегда запомни этот белый танец, 
А хочешь – забудь. 
Просто я всегда тебя ждала, 
Одного тебя всегда ждала, 
А сейчас я пришла, я пришла. 
Гөлфинә, күңелле булса да, кысага иң беренче керде: люстраны кабызды. 
– Йә, балалар, күңелле булды, рәхмәт! Без дә яшьлеккә кайтып алдык. Күп көлү эчне катыра. Киемнәрне менә шулай шатлык белән кияргә насыйп булсын! Бер атнадан Илмир белән без мәктәпкә, сез – университетка. Сынатмыйк, яме. Без – каш өстендәге күз. Яхшысы күренмәс, ә начарын бик тиз күрерләр. Болай артык шаярырга ярамый! 
– Әллә нигә бер ярый инде, әнисе. Күптән күңел ачкан юк иде. 
 Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Надия, пыр-пыр килеп очкан кош тавышын ишетеп, күккә күтәрелеп карады. Баш очыннан гына пар сыерчык арлы-бирле килеп очалар иде. Надия, нинди кошлар булуын белмәсә дә, кызыксынып, аларны күзәтте. Кошлар матур итеп ясалган сыерчык оясына кереп югалдылар. 
– Исәнмесез! Калын ирләр тавышына сискәнеп, ишеккә таба борылды Надия. Таза бәдәнле, матур кыяфәтле элекке ирен күргәч, артына авып китә язды, күпме уйлап бер җылы хис кичерә алмаган иреннән күзләрен ала алмады ул. Үзе дә аңламады, йөрәге әллә нишләп китте. Чак һушын җыеп: 
– Исәнмесез! – дип кенә әйтә алды ул. 
Каршындагы бу чандыр гәүдәле, матурлыгын югалта башлаган хатын Илнур күңеленә күпмедер якын да иде. Ул ирексездән елмаеп җибәрде. Әмма сүз ялганмады. Кайчандыр яратышкан бу ике җан ни якыная, ни ерагая алмый басып тора бирделәр. Тынлыкны түбәдән салынып торган боз сөңгеләреннән тамган тамчылар тавышы гына бозды. Әйтерсең Надия йөрәгенә тамчылап көнчелек җыела иде. Җитмәсә, Илнур елмайган сыман итенә. Надиянең торган саен ачуы кабара: 
– Нигә шулкадәр балкыйсың, Илнур? – диде ул, иренең йөзенә туры карамый гына, булдыра алганча йомшак әйтергә тырышып. 
Озак кына эндәшми торгач, Илнур кояш чагылдырган күзләрен кысып әйтеп куйды: 
– Кояш балкуына боз да эри әнә, – дип, баш очындагы боз сөңгеләренә ымлады. Надия сүзнең мәгънәсенә төшенмәде. Хәер, Илнур да сүз таба алмаганга гына әйтеп куйган иде. Надия тормышында булган бердәнбер ирнең матур гына йөзенә, пөхтә мыегына карап торды да: 
– Үзгәргәнсең... – дип елмайды. – Ярата белгән кеше үзгәрә икән ул, Надия. – Монысын уйлап, чын күңелдән әйтте Илнур. 
Хатын көтелмәгән сүздән Илнурның күзләренә тутырып карады. Әмма сүзсез калды. 
– Сиңа да кемне дә булса ярата башларга кирәк, Надия. 
Хатынның йөзе караңгыланды, эченә зәһәр тулуын сизде: 
– Эльмира! Тиз буласыңмы син? – дип кычкырды ул. 
Ишектән шапкасы белән шарфын кулына тоткан Эльмира атылып чыкты. Әтисе белән кочаклашып саубуллашты. 
Илнур кызы белән хатыны артыннан күңелсез генә карап калды. 
Кинәт, ишекне каерып ачып, Мәдинә чыкты: 
– Эльмира! Эльмира! Наушнигың калган бит! – дип кычкырды ул йортларыннан ераклаша барган кызга. Кунак кыз үзенә таба чапкан әтисе хатыны — Мәдинә апасына каршы йөгерде. Надиянең йөрәге сызды: чибәр генә хатын аның кызын кочаклады, кызы да аны кочаклап үпте. «Йә Ходай, мин үзем кызымны кайчан шулай кочаклаганым бар соң?..» Надиянең йөрәген көнчелек уты биләде, әмма көнчелекне ике бите буйлап тәгәрәшкән әрнүле күз яшьләре йөрәк януына гына әйләндереп калдырдылар. Шул көннән Надия, ни өчен икәнлеген тәгаен үзе дә белмичә, кызына авылга кайтырга рөхсәт бирә торган булып китте. 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Язгы кояш та бу кадәр көлмәгәндер – Эльмираның йөзеннән елмаю китмәде. Кичен Гөлгенә һәм Алсинә белән алар инеш буйларын да күзәтеп кайттылар. Шактый арылды. Дәү әнисе үзенең бүлмәсендә янәшә караватка урын җәйде. Карават сеткалы иде булса кирәк, Эльмира, яткач, әллә никадәр тибрәлде. Бу аңа шулкадәр ошады, хәрәкәтләнеп, кат-кат тибрәтте. Үзеннән-үзе елмаясы килде. Авылның ае да шаян иде, ахры, Эльмираның йөзендә нурлары белән уйнады. Күңеле белән кечерәк бала буласы килде. Йокларга тырышып карады. Менә ул каладагы фатирларында дәү әнисе белән кочаклашып йоклый. Эльмираның бер кулы дәү әнисенең муенын кочкан, ә дәү әнисенең муены шулкадәр йомшак, тоткан саен тотасы килә, сыпырасы килә... 
Ә бүген ул дәү әнисе янында йоклаган туганы Раушаниядән көнләште дә бугай әле. 
– Дәү әни, нигә синең ияк астың шулкадәр йомшак икән? – Бу – Раушания тавышы иде. Димәк, ул да йокламый, Раушания дә дәү әнисенең муенын кочып йоклый икән ләбаса... 
– Карт булганга, җыерчыклы булганга, кызым... – дип пышылдый Таифә карчык. 
– Карт түгел син!... Әкиятчеләр картаймый. Әкият сөйлә әле, дәү әни. 
– Чү! Эльмира балам... Син йокламыйсыңмыни? 
– Йокламыйм, дәү әни. Әкиятләреңне сагындым. – Эльмира урыныннан калыкты. – Син авылга кайтып киткәч, дисклардан тыңладым мин аларны, берсе дә ошамады... Сөйлә әле, минем дә кечкенә кыз буласым килә 
 Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Рафис – үз хуҗалыгы, Гөлфинә мәктәп мәсьәләләрен күтәреп, еш кына өйдә ялкынланып сөйләшәләр, бәхәсләшәләр иде. Балалар шым гына ата белән ананы күзәттеләр. Өч бала арасында үткер фикерле Алсинә шундый көннәрнең берсендә: 
– Әти җанашым, әни бәгырем, безнең өй моңарчы колхоз идарәсе иде. Анысына ияләшкән идек инде. Хәзер мәгариф идарәсенә әйләнеп бара бу. Нинди эш соң бу сезнең? Менә мин Илнур абыйларга бардым бүген. Беркем эш турында сөйләшми. Мәдинә апаның да сыерлары проблемалыдыр, Илнур абый да эшли. Гел үзара матур гына сөйләшәләр. Телевизор карыйлар. Тапшырулар буенча фикер алышалар. Нормаль гаилә булырмы икән безнең, ә? – Алсинә, күз яшьләренә тыгылып, караватка ауды. 
Рафис эндәшмәде. Хатыны белән сүзсез генә берберсенә караштылар. Әнкәләре, челт-челт күзен йомып, башын аска иде һәм: 
– Әйе, монда хаклык бар! – диде. 
Бу көн азмы-күпме аларны гаилә кысасына кертте: эш проблемалары белән балаларны ялыктырмадылар. Гөлфинә ял көннәрендә гаилә җылысын сакларга, балаларны таба ашы белән сыйларга тырышты. Тырышты тырышуын, әмма ял дип саналган көннәрне дә эш вазифасы үзенә йота иде. 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

...Ир салган пар чаңгы эзенә басып, хатын бара. Күзләр киң офыкка юнәлгән. Анда ак бәскә төренгән әкияти урман шәйләнә. Хатын, көчле ир затына күзен төбәп: 
– Илнур, шәпме чаңгы шууы? – дияргә кирәк тапты. 
– Ничек кенә әле!.. – Ир, сөенүдән киңәйгән йөрәген көчкә йөгәнләп, артка таба җавап юллады. 
Тирә-якта аклык, сафлык... Чыш-чыш килгән чаңгы тавышына кушылып, ике җан җырлый. Урман чынлап та хушларны алырлык матур. Алар янәшә басып туктап калдылар. «Бу матурлыкны авырлыкларда чарланган җаннар гына күрә беләдер шул», – дип уйлады Илнур. 
Яңа пар табигать матурлыгы каршында көчсез калдылар. Мәдинәнең әллә ничек кенә йөрәк кылы тартылды – күңеле йомшарды. Ул башын Илнурның иңбашына кыңгыр салды. Ир булачак хатынын кочып алды. 
– Мәдинә! Мин сине бер күрү белән ошаттым. Яшик әле шушы дөньяның матурлыгын, рәхәтен күреп. Соңрак булса да, бәхет безгә дә тиештер... 
Мәдинә, чиксез куанган хәлдә, Илнурга өмет тулы күзләрен төбәде. 
– Якты өметләр белән язмышымны сиңа ышанып тапшырам. Бәхеткә омтылыйк!.. ...Авылга кайтыр юл түбәнгә таба. Илнур белән Мәдинәнең иңнәрендә әйтерсең пар канат!.. Алдан Мәдинә җилдерә. Илнур, авылга кергәнче, кабат артка борылып карады: алар артыннан, шоп-шома булып, пар чаңгы эзләре сузылып калган иде. Әкияти урман саубуллашып калгандай еракта калды. Күңеленә куаныч кереп оялаган иде, шуңадырмы, йөрәге еш-еш типте Илнурның. Ул, туктап, саран гына җылылык сирпегән кояшка күтәрелеп карады. Күзләре чагылды, ирексездән күз карашы кабат чаңгы эзенә төште. Онытылып китеп, парлап үткән шул эзгә карап торды ул. «Тормышта да парлап үткән эзләр, бер юлдан барып, әнә шулай ак булсын иде», – дип уйлады. Тигез салынган шома юлдан авылга таба төшү шулкадәр җиңел иде: әйтерсең пар эзләр үзләре аңа каршы чаба. Үзеннән шактый алда барган яшь хатын аңа кул болгый: 
– Илнур, алга! Артка калма!.. 
 Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Рафис чыгып киткәч, ике җан уңайсызлану кичерде. Сүз башлый алмый газапландылар. Иң әүвәл Мәдинә телгә килде: 
– Илнур! Үзең турында сөйлә әле! Белүемчә, гаиләң бар бугай? 
– Бар да иде, юк та... Илнур шул сүзләре белән сөйләшүен өзде. Тагын авыр тынлык урнашты. Бераздан авыр итеп сулап куйды да бер ноктага төбәлеп дәвам итте: – Яши белмәдек, Мәдинә. Ул мине ташлады, аннан мин аны калдырып киттем. Менә шул кыскача. 
– Калдыру ул ике төрле була бит. Ә бәлки, ул гел күңелеңдәдер синең? Анысы да бар бит әле. 
– Яшермим, алдан яраттым мин аны. Түбәнсенә түбәнсенә яраттым. Ләкин йөрәгенә ачкыч ярата алмадым. Соң булса да аңладым: ул миңа бөтенләй дә кирәкмәгән икән. 
– Йөрәк йозак түгел, Илнур. Аны ачкыч белән ачып булмый. Ул яраткан кешесенә үзе ачыла. Тол калганнан бирле, чит ир заты белән аулакта утыру түгел, урамда тукталып та сөйләшмәдем бугай. Ә нигә синең белән утырып калдым дип, үземә-үзем гаҗәпләнәм. Синең белән сөйләшәсем килгәнгә гаҗәпсенәм. Моңарчы беркем үтә алмаган йөрәк түре сиңа ачылган икән, бу юкка түгелдер... 
– Рәхмәт, Мәдинә! 
Мәдинә әйтерсең күптән белгән кешесе белән сөйләшеп утыра. Сөйлисе килеп сөйли, аңлар кешесенә сөйли... 
– Мин ялгызлыктан бик туйдым, Илнур. Миңа Рафис синең турыда сөйләгән иде инде. Яшәп карыйк! Син ничек уйлыйсың? 
– Мин дә ялгыз идем. Аерма шунда: мин парлы ялгыз идем. Ике тапкыр ятимлек кичергәнмен икән: үскәндә, әти булмады, өйләндем – хатын булмады. Кем ышана соңгысына: күңелдә мәхәббәт уты дөрли, җавапсыз мәхәббәт салкын су бөрки... Ничә еллар ялкынланып янды йөрәк, аннан пыскый-пыскый күмергә әйләнде. 
Мәдинәдә кызгану хисе туды. Ул Илнурның иңбашына кагылды: 
– Синең дә башыңнан катлаулы хәлләр үткән икән. Борчылма, Илнур, күмерне үрләтеп була аны... 
 Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

– Башта тыңлагыз! Илмир әле аңламас. Ә сез, кызларым, хәзер аңлап ук бетермәсәгез дә, кайчан да бер монда утырганнарны искә төшерерсез әле! Тормышта һәрнәрсәдән гыйбрәт, сабак ала белсәгез иде. Күреп тордыгыз: Таифә апаның улы, торырга фатиры булса да, чыбык очы туган да булмаган чит кешеләрдә – бездә яшәде. Безгә әйбәт булды, ләкин дәү әниегезгә бик үк әйбәт булмагандыр. Аллага шөкер, авыр елларында без әниегез белән ярдәм кулы суздык аңа. Ничек кенә яхшы булмасын, кеше йорты – кеше йорты инде ул. Әти-әниләрне рәнҗетергә ярамый! Мин үлеп китсәм, әниегезне кыерсытсагыз, карагыз аны, теге дөньядан кайтып колагыгызны борырмын, – диде Рафис уены-чыны белән, арткы урындыкта тезелешеп утырган балаларына бармак болгап. 
– Әтисе, балаларны шомландырып, андый сүзләр сөйләмә. 
– Бүген бу сүзләр урынлы. Менә барыбыз да бер кабинага сыйдык. Минем, шушы өйгә сыймыйча, артык кашык булган чакларым булды. – Рафисның күзләрен, ачыттырып, яшь элпәсе каплады. Ул яшьле күзләрен читкә алды. 
Ләкин балалар әтиләрен машина көзгесеннән күзәтәләр иде. 
– Авырлыкларга бирешергә ярамый. Тормыш ул гел бер эздән генә бармый: яхшы чагы да, начар чагы да була. Үз тормышыгыз бер эздән барган бәхетле чакларда да ярдәмгә мохтаҗларны күрми үтмәгез. Дөнья бүген аңа артын күрсәтсә, иртәгә сиңа күрсәтергә мөмкин. Үги ана җәбереннән, ятимлектән сыктап яшәгәндә, безгә укытучыбыз Гөлмәрьям апа ярдәм кулы сузды. Безне балалар йортына җибәрергә дигән сүзләр дә куерган иде берчак. Аның: «Начармы-яхшымы, аталары бар – юк түгел. Бергә уйнап үскән дуслары, яраткан укытучылары бар! Туган җиреннән аерып, кая җибәрәбез соң без аларны? Нәрсә отабыз?..» дигәнен һич онытасым юк! Без калдык. Ярый әле шул сүзне әйтүче Гөлмәрьям апабыз булды. Рафис машина бардачогыннан куе кызыл төстәге муенса чыгарды, кызыксынып караган хатынының учына салды. Кичке шәфәкъ нуры астында ут булып янды кызыл муенса. Муенсага кызыккан Гөлгенә: 
– Мин дә тотып карыйм әле, – дип, кушучын әнисенә сузды. 
– Матур икән! Кемнеке соң бу, әти? – диде Алсинә, апасы учындагы муенсага үрелеп. 
– Һәр кешенең кадерле әйбере була. Озак сакланса, ул ядкяргә әйләнә. Бу – минем әнием истәлеге!.. 
 Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Илнур, башын иеп, анасы янына утырды. 
– Җылы хисләр бирә торган сандыктыр бу. Минем нарат бүрәнәле йортым сандыгы белән салкын ташка алышынды. Кем уйлаган болай булыр дип. Беләсеңме, бәхетнең башы кайда? Тиң ярлар булуда, бер-береңне хөрмәт итүдә, аңлый белүдә! Ә син, улым, тәрбиясез хатынга тап булдың. Кеше күңелен тулысы белән акчамал бөтереп алса, тормышның башка кыйммәтләре күзгә күренми. Надия шундый нәселдән иде. Мин сине башкача, нечкә хис белән тәрбияләдем шул. Шуңа да сез бер эздән бара алмадыгыз. 
– Әни, гафу ит! Исерек баштан авыр сүз әйткәнмен. Гафу ит, яме. 
– Ул сүзең өчен үпкәләсәм дә рәнҗемәдем мин, балам. Ул сүзең бәясе бер тиен тормаган хатының кубызына биюеңнең югары бер ноктасы гына иде. Миндә дә зур гаеп бар. – Таифә тирән көрсенде. Күзләре сандыкның астагы бизәкләрендә йөгереште. – Күрәм: син дә уйлангансың. Мин дә синең бала чагыңны, үсмерлек елларыңны хәтеремдә әллә ничә кат барладым. Бер генә тәртипсезлегеңне, бер генә начарлыгыңны да исемә төшерә алмадым. Ә кайда ялгыштым икән соң мин, дип уйландым. Ялгышканмын икән шул. – Ана кискен хәрәкәт белән улына борылды. – Балага көчле мәхәббәт күзне генә түгел, күңел күзен дә сукырайта икән. Син тәртипле булсын дип, күңелеңне гел сындыра килгәнмен, шуның белән үземнең кадеремне җуйганмын. Тәртипле, әмма кыюсыз малай үстергәнмен. Гафу ит, улым! Илнур, сискәнеп, әнисенә карады. 
– Кирәкми, әни, гафу үтенмә. Әйе, мин дә барысын да уйлап күз алдыннан үткәрдем. Син көчле идең. Ялгыз тормыш тартып та, мохтаҗлык кичертмәдең: үстердең, укыттың, яңа йорт салдың, өйләндердең, фатир алырга да булыштың. «Әни, утыз биш ел торган нигезеннән ничек кузгала алды икән?» – дип, түшәмгә карап, үз-үземә бер генә тапкыр сорау бирмәдем мин. Надия сүзен сүз итеп кенә яшәвем өчен гафу ит! 
– Сәбәбе – күңел күзен сукырайткан мәхәббәт! Синең дә, Надияне күргәч, күзең томаланды: анаңны ана урынына куя алмадың. Хатының каршында көчсез идең син. Әйткәнемчә, гаеп икебездә дә. Мин синең өчен генә яшәп ялгыштым. Үзем өчен дә яшәргә кирәк булган. Күңелемә хуш килгән ир заты белән тормыш корырга кирәк иде. Минем ялгышны кабатлама, син дә үзең өчен яшә! Нигә Надия өчен генә яшисең? Ишетүемчә, сез юньләп бергә тормыйсыз да бит инде. Яңа тормыш башла! Ир-ат, ялгыз яшәсә, эчү белән мавыга ул. Надияне елатып калдырмыйсың лабаса. Әрәм үткәрмә гомереңне! Ул ике килми!.. 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

– Исәнме, әни! – Калтыранган куллар анага таба сузылдылар. Таифә ул кулларны әллә күрмәде, әллә күрешү мөһим түгел идеме, кискен хәрәкәт белән улын кочаклап алды. Башын улының күкрәгенә салып сулкылдап елап җибәрде. Бу күренешкә Гөлфинәнең дә күңеле йомшарды. Балаларның ашауда гамьнәре калмады: әле кунак иргә, әле елаган дәү әнигә карадылар. 
Бераздан күзләре яшьләнгән Илнур телгә килде: 
– Кичер, әни, әгәр булдыра алсаң. 
– Ки-ки-чердем, у-у-лым, ки-чер-дем... – Тыенкы гына калтырап елаган Таифә, башын күтәреп, улының күзләренә тутырып карады, чалара башлаган чәчләреннән сыйпады. – И-и улым, улы-ым... Олыгайгансың да икә-ән ... – диде ана, үзен кулга алырга тырышып. Илнур, яшьле күзләрен яшереп, әнисен күкрәгенә ныграк кочты. 
Йөрәк кылларын тибрәткән бу күренешне Рафис сөенү катыш борчылып күзәтте. 
– Эх, исән кешеләр бер очраша шул ул... 
 Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

– Әти, бу нинди агач соң? – диде Гөлгенә, әтисе кулындагы алмагач үсентесенә ишарәләп. Рафисның шаяртасы килде: 
– Бәхет агачы, кызым, – диде ул, һаман да куанычын эченә сыйдыра алмыйча. 
– Андый агач буламыни? 
– Була шул, кызларым. Менә бергәләп утыртабыз да, ул һәр яз саен безне бәхеткә күмеп чәчәк атар, ә көзен алмалары белән сөендерер. 
– Рафис, син шәһәрдә әрәм җан буласы булган икән. Ярый әле кайтканбыз. Син сөенеп туймыйсың, ахры, авылга кайтканга, әйеме? Җаның матурлыкка шагыйрьләрчә мәдхия җырлый башлады, – дип көлде хатыны. 
Рафис сүзсез генә хатынын кочаклады. Ике кыз, әти-әнисенең кочаклашып торуларын күреп, аларга сарылдылар. 
– Ә нигә дан җырламасын бу җаным? Туган нигезеңдә сөйгән кешең, балаларың белән матур гомер итү; халкыңа, туган җиреңә хезмәт итү! Шушы бәхетләрнең барысы да бер кешегә – миңа булуы зур бәхет бит, Гөлфинә! Язмыш мондый борылыш алганга бик шат мин. 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

– Атта да, тәртәдә дә гаеп. Ир нык холыклы булса, хатын кубызына биеми ул. Хатын колы булган ирләр элек тә булган, бер минем малай гына түгел анысы. Риваятьне генә искә ал әнә... 
– Нинди риваять ул? 
– Беләсең син аны, ана йөрәге турындагы... 
– Мәктәптә бер иҗади кичә әзерләгәндә, бишек җыры өйрәнгән идем, шул бар белгәнем. Татар халык иҗатыннан ерак үстем шул мин. Сөйлә әле, апа. 
– Сөйлә, дисең... Гыйбрәт ал, Гөлфинә, Илмирны нык ир бала итеп тәрбиялә. Ана белән ир бала мөнәсәбәтенә кагыла бу риваять. Бик борынгы заманнарда яшәгән икән, ди, ялгыз анасы белән бер егет. Егет бер кызны яратып йөри икән. Егет, мәхәббәтен белдереп, кызга тәкъдим ясаган. «Әгәр әниеңнең йөрәген алып килсәң, ризалыгымны бирермен», – дигән кыз. Нишләсен егет, кайтып, анасының йөрәген ала, йөгерә-йөгерә кыз янына барырга чыга бу. Ул шулкадәр нык йөгерә, хәтта юлда яткан ташка да игътибар итми һәм абынып егыла. Шулчак егетнең кулындагы ана йөрәге, телгә килеп: «Аягың авыртмадымы, улым?» – ди. 
– Уф, Алла сакласын, Таифә апа! 
– Риваять кенә дисәк тә, без барыбыз да аналар шул. Йөрәгебезне тимер калкан итеп, гел бала саклыйбыз, кирәкмәгән урында да яклыйбыз. Сөйләрмен димәгән идем, йөрәк кузгалды. Бусы Илнур атлы угыл белән Таифә карчык риваяте, тыңла. Калага барган саен, кода-кодагыйларның тәкәббер, усал затлар булуын, киленнең улымны санламавын күреп, йөрәгем авыртып кайта иде. Илнур аларда яшәде. Улымның сансызлыгына бик бәргәләнеп яшәдем. Гел шуны уйлап уйга батып йөргәнгә, ике тапкыр егылып имгәндем, соңгысында, аягымны сындырып, озак кына урын өстендә яттым. Ул елны кыш карлы булды. Кар күмеп киткәндә, ишекне дә ача алмаган көннәрем бар иде. Күршеләр казып чыгарды. Шуннан мин, барысын да исәпләп, шыгырдап торган нарат бүрәнәдән салынган яңа йортымны саттым, улыма коопиратив фатир алырга акча бирдем. Улым алган фатирда килен ул кадәр кәперәймәс, улымның сүзе сүз булыр дип уйладым. Ялгыштым. Калганыннан син хәбәрдар. 
Галләмова Гүзәл. “Түз, йөрәк!”

Хәбибулла карт кеткелдәп көлде. 
– Син, олан, табигать белән дус бул! Алар синең дус булырлар. Табигать кешегә хыянәт итми ул, кеше генә хыянәт итә. Кырларым дип сөеп сөйләш. Кырларыңда – күпьеллык печән җирендә басып торганда, яңгырга чыланам дип борчылуыңның урынлымы-урынсызмы икәнлеген алсу-кызыл башлы клевердан сорап белә аласың. Аларда адәм акыллары бар: яңгыр алдыннан җиргә игән чалма башларын яфраклары белән каплый төшәләр. 
Рафис кычкырып көлеп җибәрде: 
– Хәбибулла абый, син бигрәк әкиятче бабай икәнсең. 
– Эһе, булыр әкиятче! Клеверда адәм акыллары бар дигәннән көләсеңме? Адәмнән дә акыллырак ул! Башны сакларга кирәк аны, агай-эне! Гомер иткәндә күрерсең әле, дөрес тә әйткән икән бу карт диярсең. Әйтсәм, тагын көләрсең. Син әйт әле башта! Җилсез көнне урман шаулыймы? 
Рафис, яхшы түгеллеген белсә дә, көлүеннән туктый алмады. Шулай да, җитдиләнергә тырышып: 
– Җилдә генә шаулыйдыр ул, Хәбибулла абый, – диде. 
– Урта яшьләргә җитәрсең әле, дөньяви уйларга чумарсың, урманнарга кереп уйланып та йөрерсең... Әгәр җил булмаганда урман шаулавын ишетсәң, һәм ул җәй айлары булса, кайтырга ашык! Юешләнерсең, бу – явымга! Ә кыш шауласа – буранга, олан. 
– Ничек инде урман җилсез шауласын?! 
– Алай димә, җан ияләре алар. Димәк ки, син «ява» дип сөйләнгән кебек, алар да бер-берсенә «ява» дип шаулашалар. 
Рафис көлми булдыра алмады: 
– Хәбибулла абый, үтерәсең бит көлдереп. Шаян булуыңны белә идем, әмма бу кадәр үк дип белмәдем. Телевизор-радиодан һава торышын тыңлап торасы юк икән, синең янга гына элдерермен. 
– Ә, юк, олан, алай ярамый! Агроном кешедән сорарга тиеш түгел, үзе белеп йөрергә тиеш! 
Рафисның авызы бик тиз җыелды. Карт дәвам итте. 
– Кырларыңның иң түрендә – Чыршылык тирәсендә булганда, бүгенге кебек, яңгырда калудан шомлансаң, чыршыларга күз сал. Яңгыр алдыннан аларның ботаклары салынып төшә. Ә шайтан таягы чәчәге чәнчеми, аның чәнечкеләре чәчәк башына кысыла. 
Рафис моңарчы әллә ни игътибар итмәгән ачык шәмәхә-алсу чәчәкле биек шайтан таягын күз алдына китерде. Бу ачышлардан аның күңеле ачылды, ул үзалдына елмаеп куйды. 
– Чүп үләне генә димә, хикмәти дөнья бу! – Сүз тәмен белеп кенә сөйләшә белгән Хәбибулла карт, бераз сүзсез басып торгач, яшь юрга сыман таптангалап торды, сизелерлек күңеллеләнеп тә китте.