Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
[ Скачать с сервера (876.4 Kb) ]11.08.2017, 23:30

Максат:

  1. Мәктәп күләмендә бәйрәм атмосферасы булдыру.
  2. Туган мәктәбеңә, мөгаллимнәреңә хөрмәт – ихтирам тәрбияләү.
  3. Сөйләм әдәбен камилләштерү.

Әзерлек эше:

  1. Шигъри, прозаик чыгышлар әзерләү;
  2. Укыткан укытучыларның, мәктәп хезмәткәрләренең, ветеран укытучыларның, чакырылган кунакларның исемлеген барлау, аларга чакыру кәгазьләре җибәрү;
  3. Чакырылган кунакларга, укытучыларга чәчәкләр әзерләү.

Мәктәпләрдә Белем бәйрәме- иң якты, иң чиста, иң истәлекле бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көнне мәктәп, аның ишек алды (актлар залы) матур итеп бизәлә, кулдан эшләнгән төрле плакатлар эленә, шарлар белән бизәлә. Матур көйләр яңгырый. Чакырылган кунаклар өчен урыннар әзерләнә.

Бәйрәм башлануын белдереп, фанфара уйный. Россия һәм Татарстан Республикасы гимны башкарыла (өченче итеп, мәктәп гимнын да куярга була)

1 нче бала:

Бүген бәйрәм – белем көне,

Мәктәпкә илтә юллар.

Гөжләгәндәй бал кортлары

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә.

2 нче бала: Исәнмесез, кадерле укытучыларыбыз, ветеран остазларыбыз, әти-әниләребез, килгән кунаклар! Менә тагын матур итеп көзләр килде, без барыбыз да исән-сау, сөенешеп, туган мәктәбебезгә җыелдык! Сагындык, мәктәп сине! Сагындык Сезне, хөрмәтле остазларыбыз! Мәктәптәге иң матур бәйрәмнәрнең берсе бит ул Белем бәйрәме! Матур бәйрәм, рәхәт бәйрәм, чөнки ул барыбызныкы да! Мәктәп бусагасын монда килгән һәрберегез узган, һәрберегезнең күңелендә бу бәйрәм яши!

1 нче бала: Ел да бер үк бәйрәм кебек бер караганда. Ләкин һәркемнең күңеле бу көнне ашкына, талпына. Бергә укыган сыйныфташлар, һәрчак безне яратып, елмаеп каршы ала торган, үз әти-әниләребезгә тиң укытучылар, матур сыйныф бүлмәләре- барысы да сагындырган шул... Ә барыбер, бәйрәмебезгә иң- иң сөенгәннәре, аны түземсезлек белән көтеп алганнары, мәктәп формасын, букчасын инде әллә ничә тапкыр киеп-салып, көзге алдында әйләнгәннәре- безнең алмашыбыз, булачак укучылар, беренче сыйныфка килүче балалардыр. Әйдәгез, аларны да чакырыйк әле, бәйрәмебез тагын да түгәрәкләнсен.

(Музыка һәм кул чабулар астында 1 нче сыйныфка керүче балаларны 11 сыйныф укучылары алып чыга)

2 нче бала:

Канатланып киләм, мәктәп, сиңа –

Гомеремнең тәүге баскычы.

Дулкынланып ишегеңне ачам,

Тотып кулга белем ачкычын.

1 нче бала:

Яшә, мәктәп, авылымның күрке!

Балкып тор син илем күгендә!

Белем канатларын куючы син,

Йолдыз булып ян син гомергә!

2 нче бала:

Синдә алган белем җитә миңа

Уку йортларына керергә.

Галим, табиб, укытучы булып,

Кеше булып гомер итәргә.

1 нче бала:

Күпләр килеп синнән үрнәк ала.

Мәктәбем, син – белем учагым.

Гомеремнең якты хатирәсе.

Бәхетле, гүзәл балачагым.

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәп директорына бирәбез, котлауларны районнан килгән вәкил һәм авылыбызның җирле узидарә башлыгы дәвам итәләр.

Хәзер сүзне укучыларыбызгы бирәбез.

1 нче бала: Соңгы кыңгырау бәйрәмен ничек көтеп алдык. Җәйдән бер дә туймас кебек идек: су коенып, уйнап-көлеп уздырдык ялыбызны. Мәктәбебезне сагынып, ашкынып килдек, таныш кыңгырау чыңы үзенә дәште. Ә бит нәни дусларыбыз бу чыңны бүген тәүге тапкыр ишетә. Ак юллар сезгә, нәни дусларыбыз!

11 сыйныф укучысы:

Белем дигән серле дөньяга аяк бастыгыз, юлларыгыз уң булсын! Сезгә без үзебезнең мирасыбызны, белем дөньясының ишеген ача торган алтын ачкыч тапшырабыз. Сез дә аны кадерләп саклагыз! Ул сезгә белем дөньясына юл күрсәтүче маяк булсын! Тагын 11 елдан, сез аны нәни дусларыгызга тапшырырсыз. Бу буыннардан-буыннарга килә торган матур гадәт! Тагын бер кат ак юллар телим, нәни дусларым! Юлыгызда гел яхшы дуслар гына очрасын! Менә инде бер дустыгыз күренде дә. (Әлифба керә)

11 сыйныф укучысы:

Әлифба, Әлифба,

Син – минем юл башым.

Син – белем илендә

Иң якты кояшым.

Әлифба:

Мин Әлифба, мин – тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы,

Мин кадерле, мин – туган телемнең

Алтын ачкычы.

2 нче бала: Нәни дусларым! Безне шушы китап Кеше итте, серле белем дөньясына ишекләрне ачты, сез дә озын юлга, үзегезнең белем дөньясына шушы китапны алыгыз! Борынгылар белем алуны энә белән кое казуга тиңләгәннәр. Дөрес сүзләр бу. Бик күп тырышлык сорый сездән Белем дөньясы. Ләкин мин ышанам, сез булдыклы балалар, тырыш балалар - әти-әниләрегез, яраткан укытучыгыз сезгә һәрчак ярдәм кулы сузар, булдырырсыз сез! Булдырырсызмы? Тырышырсызмы? Югалып калмассызмы? Әйдәгез әле, ниләр беләсез икән, карап карыйк әле...

1 сыйныфлардан сорый, алар бердәм җавап бирәләр

Тырышып укырсызмы икән, балалар?

Укытучыгызның, әти-әниләрегезнең сүзен тыңларсызмы?

2 нче укучы әти-әниләргә борылып:

Ә сез, хөрмәтле әти-әниләр, бар көчегезне, булган һәм булмаган вакытыгызны балагызга биреп, аны аң- белемле итәргә әзерме?

(Әти-әниләр котлаулары)

11 сыйныф укучысы:

Менә, дусларым. Әти-әниләрегез дә сүз бирде. Ләкин иң зур тырышлык сезнең үзегездән сорала.

11 сыйныф укучысы: Еллар узып, сез дә безнең кебек мәктәпне тәмамлау алдында торганда, һәрберегезнең әти-әнисе:” Бу бит минем балам! Бигрәкләр дә булдыклы, бигрәкләр дә акыллы булып үсте инде”,- дип сөенеп карап торырлык булсын!

11 сыйныф укучысы:

Укытучым биргән белем,

Итте ярдәм.

Мәктәбемә рәхмәт укыйм,

Мин чын адәм.

Бар белемнең нигезе була

Шушы мәктәп.

Һәр вакытта истә тоту

Аны кирәк.

Мәктәп җаны булып тора-

Укытучы.

Яктылыкка, иркенлекә,

Юл куючы. (В. Ильясов)

1 нче бала:

Белем бәйрәме, безгә, укучыларга караганда да, кадерле остазларыбыз-мөгаллим-нәребез өчен тагын да зуррак бәйрәм. Ел артыннан еллар уза, чәчләргә көмеш куна, маңгайлар сырлана. Ә укытучым, безне ничек беренче сыйныфка алганда иң матур апа (абый) булган булса, һаман да иң матуры, иң сөйкемлесе! Ә бит безне Кеше итәр өчен күпме көч куелган, күпме төннәр йокысыз үткән! Без сезнең алдыгызда гомеребез буена бурычлы, кадерле остазларыбыз. Сезнең кебек мөгаллимнәр булганда, ил-көнебез исән-имин булыр! Хөрмәт йөзеннән шушы чәчәк бәйләмнәрен кабул итеп алыгыз.

(музыка астында укытучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, ветеран укытучыларга, килгән кунакларга чәчәкләр тапшыру)

11 сыйныф укучылары: “Укытучыма” җырын башкаралар.

2 нче бала: Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

(1нчеһәм 11 сыйныф укучысы түгәрәк буйлап әйләнеп кыңгырау чыңлаталар)

2 нче бала: Чакыра, тагын чакыра

Кыңгырау сыйныфларга.

Бүгеннән - Белем көненнән

Уку елын башларга.

Көмеш кыңгырау менә тагын дәресләргә дәшә. Нәни дусларыбыз бу тәүге кыңгырау чыңын бик күп еллар хәтердә тотар. Ак юллар сезгә, сабакташларым!

(Музыка яңгырый. Кул чабулар астында, 11 сыйныфлар 1 сыйныф укучыларын кулларыннан тотып, мәктәпкә алып кереп китәләр)

  1. нче бала: Хөрмәтле кунаклар, кадерле әти-әниләр! Барыгызны дә мәктәпкә, сыйныф бүлмәләренә, Белем дәресенә чакырабыз. Юлларыбыз уң булсын!!!

Музыка уйный, укучылар, укытучылар, килгән кунаклар яңа уку елының беренче дәресенә, сыйныф бүлмәләренә таралалар.

==========================

Искәрмә: Яңа ФГОС ООН буенча, басып торыла торган (һәм гомүмән) чаралар 30-40 минуттан узмаска тиеш. Бу чараның урамда узу мөмкинлеген дә истә тотсак (көн кызу булса), бу тагын да актуаль. Шуңа күрә, тантаналы чарада шигырьләр дә, җырлар да урынлы гына кулланылды, шушы вакыт кысасына сыешлы күләмдә алынды.

 

 

Уникальность: 90.96%

datutpozitiv.ucoz.ru/publ/chtivo/scenarij_1_sentja...kom_jazyke/4-1-0-575 3% шигырь юллары, гомуми фразалар

sc-pr.ru/tatar/712-tatar_8.html 3% шигырь юллары, гомуми фразалар

http://text.ru/antiplagiat/unauthorized

 

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 1047 | Загрузок: 109 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar