Әдәплелек дәресләре турында фикерем
[ Скачать с сервера (31.5 Kb) ]08.09.2014, 17:20

Күренекле классик язучыбыз Г.Исхакый “Әүвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән, халык үзе бетә”,- дип әйтеп калдырган сүзләре бүгенге көндә безгә кисәтү булып яңгырарга тиеш. Бүгенге көндә бетмәс өчен, ә киресенчә, күтәрелеп китәр өчен ни-нәрсә эшләргә кирәк соң безгә? Бу сорау шәхсән үземне дә, укытучылар коллективын да бик борчый иде. Шунлыктан, элек программага кертелгән “Гаилә этикасы һәм психологиясе” дәресләренә игътибар киметелгәч, без үзеннән үзе “Әхлаклылык дәресләре”нә күчтек һәм мәктәпнең 1-11 сыйныфларында бу дәресләрне укыта башладык. Иң беренчедән, бу предметны укытырлык лаек педагог билгеләдек (минемчә, белем һәм тәҗрибә белән беррәттән, бу да иң кирәкле сыйфаттыр). Бу дәресләрнең махсус предмет булып укытылуының кирәклеге- юклыгы турында күптөрле фикерләр йөри. “Ник әхлак дәресләрен махсус укытырга, һәрбер дәрес әхлаклы булырга өйрәтергә тиеш”,- диләр күпләр. Күпмедер килешәм мин алар белән. Ләкин, ныклап уйлана башласаң, ни өчен соң алайса безнең балаларыбыз җинаять юлына баса, наркоманлык, фахишәлек юлын сайлый? Кем этәрә моңа аларны? Әллә сорауны кем өйрәтә икән дип куйсак урынлырак булырмы?! Әйе шул, иманыбыз, кыйблабыз югалды. Элек Ленин, Сталин дигән шәхесләрне Алла урынына куеп, аларны идеаллаштырсак, хәзер кем соң идеалыбыз? Телевидение, реклама кемне куя безнең алга идеал итеп? Эшләгән акчасына көч-хәл белән җан асраган халыкнымы? Әллә муенына беләк юанлыгы алтын чылбырлы тәре таккан, ике сүзнең берендә “блатной” телдә сөйләшкән, яхшыдан-яхшы автоларда җилдергән, һәркем өркеп тора торган “тәти егетләрнеме?” Күргәнегезчә, бизмәннең икенче як тәлинкәсе баса.

Ләкин барлык кеше дә “яңа рус” яки “яңа татар” булып бетә алмый. Күпме җимерелгән яшь гомерләр, чынга ашмаган хыяллар яшьләрне тагын шул алда санап киткән эчкечелек, наркоманлык, фахишәлек юлына бастыралар. Яшь буынның идеалы сау-сәламәт, рухи чиста, иманлы кеше буларга тиеш тә бит, югыйсә. Мин дә, коллективыбыз шулай уйлый.

Элекке елларда 5-11 нче сыйныфларда “ Ислам дине тарихы” дәресләре барган иде. Соңыннан 1—11 сыйныфларда “ Дөньякүләм таралган диннәр тарихы” курсы укытыла башлады . ”Әдәплелек дәресләре”н укытучы мөгаллимә белән һәрвакыт фикерләшеп эшләдек, чөнки фәннәребезнең соңгы максаты бер иде. Максатыбыз абыстай да, мулла да әзерләп чыгару түгел, моны балалар да, ата-аналар да яхшы аңлады. Дәрескә мөнәсәбәтләре дә уңай булды. Ата-аналар комитеты һаман да шушындый курсларны дәвам итүебезне сорый. Димәк, ата-ана балаларындагы уңай якка үзгәрешне күрә, бу безне сөендерә. Балалар фикере дә сөенерлек. Менә 10 нчы сыйныф укучысы Ләйсәннең фикере: ...“Диннәр тарыхы” дәресенә йөргәнче мин бөтенләй башка дөньяда, башка фикерләр, башка кыйммәтләр арасында яшәгәнлегемә исем китте. Бу дәресләр минем дөньяга күземне ачты, иманымны ныгытты, мине Кеше итеп тоярга өйрәтте. Бу дәресләрнең кирәклеген иң югарыда утыручыларга да җиткерер идем: рус теле, татар теле, математика һ.б.ш дәресләр белән беррәттән, ә бәлки әле ныклабрак та, дин белемен дә, тарихын да бирсеннәр иде”,- дип яза укучы кыз бала. Миңа калса, бу фәннәрне (“әдәплелек”, “диннәр тарихы”, “Татарстан халыклары мәдәнияты”) 5-11 сыйныфларда кертү урынлыдыр. 10-11 сыйныфларда “Дөньяда киң таралган диннәр тарихы”, 8-9 сыйныфларда төп бер, яки 2-3 дин тарихы (бездә барлык укучылар да бер татар милләтеннән генә булганлыктан “ Ислам дине тарихы”), 5-7 сыйныфларда әхлак дәресләрендә хәдисләргә нигезләнгән тәрбияви дәрес урынлы булыр иде. “Ислам дине һәм сәламәтлек” дигән курс буенча программа һәм дәреслек төзелсә, бу нур өстенә нур булыр иде. Килер бер көн, мәктәпләрдә дә һәр сыйныф өчен аерым китап-дәреслекләр басылып, балаларыбыз рухи чистарыну дәресләренә дә йөри алырлар иде.

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 849 | Загрузок: 15 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0