Каюм Насыйри бүләгенә тәкъдимнамә
[ Скачать с сервера (34.5 Kb) ]11.09.2014, 10:52

КАЮМ НАСЫЙРИ

исемендәге республика премиясенә

тәкъдимнамә

 

Исеме, әтисенең исеме, фамилиясе: Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы

“Эш урыны, вазифасы: Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең педагог-китапханәчесе

 

Туган елы 15.10.1954

Милләте татар

Белеме югары

Нинди рәсми бүләкләре бар: “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, РСФСРның Мәгариф отличнигы, Казанның 1000 еллык юбилее уңаеннын медале.

 

Каюм Насыйри исемендәге премиягә тәкъдим ителүчегә кыскача сыйфатнамә.

 

Кәүсәрия Гаязовна Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә 1977 елдан бирле эшли. Баштагы чорларда ул татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы, диннәр тарихы, ислам дине тарихы кебек фәннәрне укытты, 1989 елдан 2011 елга кадәр мәктәп директоры булып эшләде. Ул чорларда мәктәп Мәгариф һәм фән министрлыгының эксперименталь база мәктәбе булды: латин графикасын өйрәтү буенча, Ә. Рәхимов методикасын өйрәнү буенча, ислам дине дәреслеген сынау буенча уңышлы эш алып барылды. Татарстан Республикасы белем күтәрү институты белән берлектә, мәктәптә күпсанлы семинарлар, конференцияләр узды. Ул идарә иткән чорда мәктәп коллективы Каюм Насыйри бүләгенә ия булды (2001 ел),”, РФ президенты Гранты иясе (миллионер мәктәп), “Татарстанның иң яхшы мәктәбе-2004”, “Ел мәктәбе-1994”, “Ел мәктәбе-1997” республика бәйгеләренең лауреатлары һәм дипломантлары. Үзе татар телендә укытыла торган фәннәрнең дәрес эшкәртмәләре конкурсында 1 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде. Берничә ел рәттән “Ел директоры”, “Ел хатын-кыз җитәкчесе” бәйгеләрендә җиңү яулады, башка күпсанлы конкурсларның дипломантлары булды, грамоталар һәм дипломнар шул турыда сөйли. Мәктәп коллективы милли тәрбия бирүдә, милли мәгарифне үстерәдә үзеннән бик зур өлеш кертте. Мәктәп китапханәсендә, мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда аның күпсанлы хезмәтләре, стендлары, язмалары, презентацияләре саклана. Республика газета-журналларында аның турында бик күп материал табып була. Үзенең мәкаләләрен “Мәгариф” журналы, “Мәгърифәт» газетасы битләрендә дә күрергә мәмкин. Татар мәгарифен, мәгърифәтен, тарихын башка милләтләргә да таныту йөзеннән материалларын рус телле порталларда да күрергә мәмкин. Укучылар, ата-аналар, коллегаларына ярдәм күрсәтү йөзеннән төрле тематикалы күпсанлы сайтлары эшли, сайт статистикасы буенча, алар бик актуаль. Китапханәнең үз сайты, үз гербы, үз гимны бар- авторлары үзе, коллегалары, укучылары. Һәр эшләгән стенд, күргәзмә , галимнәр, артистлар, язучылар, шагыйрьләр белән уздырылган тәрбия чаралары балаларда югары зәвык тәрбияли торган иҗади хезмәт. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәптә педагог-китапханәче булып эшли. Мәктәп китапханәсе белән берлектә, укучылар күптөрле республикакүләм бәйгеләренең җиңүчеләре. Эшенә һәрчак иҗади якын килә, үзе дә бик күп бәйгеләрдә, шул исәптән халыкара, республикакүләм ярышларда призлы урыннар яулый. Өченче буын вәкилләренең I Республика IT олимпиадасының җиңүчесе-1 урын (2012 ел), татар телендә алып барыла торган халыкара сайтлар конкурсында 3 урын (2013ел), профессиональ осталык (китапханәчеләр) “Мәдәният җәүһәрләре” зона конкурсында 1 урын (2013 ел), “Информацион технологияләрне куллану” X Республика конкурсыда номинациядә җиңүче (2013 ел), Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Китапка икенче тормыш” акциясенең муниципаль этап җиңүчесе (мәктәп китапханәсенә 1000 нән артык китап бүләк итүче буларак) (2013 ел).

Китапханәдә әле өченче ел гына эшләүгә дә карамастан, мәктәп базасында ул китапханәчеләр өчен ике практик семинар оештырды, мастер-класслар уздырды. Белемен күтәрү курсларында булды, аттестация узу өчен тестлар бирде (100 мөмкинлектән 100 балл), районда бернчеләрдән булып аттестация узды.

Бәйгедә катнашыр өчен автор үзенең шәхси сайтын http://nigez.ucoz.ru “НИГЕЗ ТАШЫ”н тәкъдим итә. Папкалардагы материалларны бары тик жюри карап бәяли алса, сайттагы материалларны исә теләге булган һәр кеше карый да, куллана да ала. Автор бу алымны хезмәтен тәkъдир итү өчен уңайлы дип саный.

 

Хезмәт коллективы советы карары: Республикабыз мәктәпләрендә педагог-китапханәче штаты ике ел элек кенә барлыкка килде. Башка китапханәчеләргә үрнәк булыр дип, шул ук вакытта 2014 елның Мәдәният елы булуын, 2014 елда Кәүсәрия Гаязовнаның 60 еллык юбилее (шуның 40 елы мәктәптә!!!) икәнен дә искә алып, без Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы кандидатурасын Каюм Насыйри бүләгенә тәкъдим итәбез.

 

 

Хезмәт коллективы советы рәисе: Гаянова К.Г.

 

Учреждение җитәкчесе: А.М. Шәймөхәммәтова

 

 

21.01.2014 ел

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 1211 | Загрузок: 202 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar