[ Скачать с сервера (44.5 Kb) ] | 07.09.2014, 00:16 |
Кешелек дөньясы яңа меңьеллык аяк басты, димәк, без халкыбыз язмышы турында тирән уйланырга тиеш: киләчәк буын алдында без җаваплы. Татарлар дөньяда шәүкәтле милләтләрнең берсе буларак, ХХ гасырның иң әһәмиятле вакыйгалары үзәгендә кайнады, олы, катлаулы юл узды һәм үзенең мөстәкыйльлеген саклады. Бүгенге көндә безнең бурыч—аны үстерү, кләчәк буынга тапшыру.
Беренчедән, Имәнкискә, Кече Елга, Пәрәү, Татар Янтыгы, Атабай урта мәктәпләре 1988 елдан башлап дүртьеллык укытуга күчтеләр. Бу—балаларның сәламәтлген саклау юнәлешендәге эшләрнең иң әһәмиятлесе, чөнки бу программа балаларга йөкләнә торган эш күләмен киметә, сәламәтлек дәресләре үткәрергә, сәламәтлекне ныгытуга киң мөмкинлек ача. Юкка гына халык: “сәламәт төндә-сәламәт акыл” димәгән. Киләсе уку елында барлык татар мәктәпләре дуртьеллык программа белән укуга күчеп бетәчәк. Башлангыч класс укытучылары: Җиһаншин Мөдәрес, Зыятдинова Алия (Имәнкискә), Вәлиуллина Фәүзия (Пәрәү) Суирова Роза Григорьевна (Кече Елга) бу өлкәдә барлык мөмкинлекләрдән файдаланалар. Икенчедән, татар мәктәпләре белән үз эшенә чын мәгънәсендә гашыйк һәм бөтен гомерен диярлек балалар тәрбияләүгә багышлаган шәхесләр идарә итә. Алар арасында Татарстанның атказанган укытучылары—3, мәгариф отличниклары—4. Өченчедән, мәктәп җитәкчеләре укытучылар алдына укыту-тәрбия эшенә үстерешле юнәлеш бирүне, танып—белү эшчәнлеген активлаштыруны максат итеп куялар. Билгеле, модндый катлаулы бурычны үзенең культурасын, акыл үсешен һәм һөнәри осталыгын арттырырга омтыла торган укытучы гына башкарып чыга ала. Ә бездә алар гаять күп. Кече Елга, Имәнкискә, Татар Янтыгы, Державино урта мәктәпләрендә укытучыларның яртысыннан артыгы 1 категорияле белгеч. Дүртенчедән, мәктәпләрдә укыту-тәрбия эшендә балаларның белем-күнекмәлләрен арттыра торган яңа технологияләр һәм укытуның актив формалары өстенлек итә. Татар теле һәм әдәбияты үстерешле технологиягә нигезләнгән А. Яхин программасы нигезендә укытыла, әхлаклылык дәресләре, диннәр тарихы кертелә, милли-төбәк компоненты нәтиҗәле кулланыла. Бишенчедән, дәрестә, класстан тыш чараларда, олимпиадаларга әзерләнгәндә сәләтле балалар белән эшләүгә зур әһәмият бирелә. Бу юнәлештә эш бигрәк тә Кече Елга, Имәнкискә мәктәпләрендә югары дәрәҗәгә куелган. Күренекле классик язучыбыз Гаяз Исхакыйның сүзләрен искә төшерик әле: “Әвәл әхлак бозыла, икенче дин бетә, өченчедән, халык үзе бетә”. Бу сүзләр кисәтү булып яңгырый. Әмма, без һич тә өметсезлеккә бирелергә тиеш түгел. “Без бетә торган кавем түгел, бәлки дөньяда мәңге торыр вә башка милләлтләр беләнберлектә җир йөзеннән файдаланыр өчен килгән милләтбез” дип язып калдырган мәшһүр мәгърифәтче, галим—Ризаэтдин Фәхретдин. Соңгы елда 5 мәктәптә 35 татар классы ачуга ирештек. Хәзер шул классларда гына да 562 укучыбыз, милләтебезнең киләчәге бар. Киләче уку елында Нармонка һәм Столбище урта мәктәбендәге татар классларында 1 чыгарылыш булачак. Тәрбия классларының татар халкын, аның телен, гореф-гадәтлерн саклап калуда әһәмияте гаять зур булса да, бу классларны оештыру җитди каршылыкларга очрады. Ата-аналар белән эшне тиешле югарылыкка куярга, үгетләү, аңлату эшләре алып барырга туры килде. Бу эштә башлангыч классларда абруйлы, тирән белемле, милләт җанлы укытучылар булуы хәлиткеч роль уйный. Столбище урта мәктәбеннән Садыйкова М. Г. , 2 нче ЛАеш урта мәктәбеннән Хузяхмәтова Г. М. , Кәримова М. М. Нармонкадан Габбазова Г. С. әнә шундыйлардан. Башлангыч мәктәптә генә булса да барлык фәннәр татар телендә укытылса, миллилек орлыклары салынса, нәрсәгәдер өметләнеп була. Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү, татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга җиткерү, әхлаклылык тәрбияләү—татар теле һәм әдәбияты укытучыларының изге бурычы. Укыту-тәрбия процессында әхлак тәрбиясе беренче урында тора, чын мәгънәсендә намуслы, әдәпле, шәфкатьле укучылар тәрбияләми торып, бернинди патриотик яки физик тәрбия, эстетик яки хезмәт тәрбиясе турында сүз алып барып булмавын яхшы аңлыйлар. Бу эштә халык педагогикасы ярдәмгә килә. Ләкин ниндидер чара, яисә әхлак дәресләре үткәреп кенә, баланы әхлаклы итеп булмый. Бу процесста бала әти-әнисеннән, һәм, әлбәттә, укытучысыннан үрнәк ала! Безнең мәктәпләрдә чын күңелдән янып-көеп эшләүче, бар вакытын—йөрәген балаларга биргән, әхлаклылык өлгесе булырдай укытучылар күп. Бигрәк тә Сибгатуллина Г. Д. (Столбище), Газиятуллина Ә. С. (Нармонка), Хамәтҗанова В. Х. (Никольск), Гыйләҗетдинова Д. Г. (Каипы), Хафизова Р. Х. (Урта Девятово) исемнәрен атап китәсе килә. Әхлаклылыкның иң төп өлеше алай да әдәбият дәресләрендә тәрбияләнә дип әйтер идем мин, “әдәбият” ул әдәп сүзеннән алынган. Бу дәресләрдә укучыларда гомумкешелек сыйфатлары тәрбияләнә. Һәр дәрес сәләтле шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән. Һәр төбәкнең үзендә туып үскән атаклы шәхесләре, иҗатлары –хезмәтләре беллән ул якны бөтен республикага, илгә таныткан данлы кешеләре була, педагоглар телендә ул милли төбәк компоненты дип йөртелә. Атаклы мәгърифәтче Әхмәтгади Максуди тамырлары Хәербигә барып тоташа, бөек рус язучысы Г. Р. Державин да—безнең күренекле якташыбыз. Күренекле артистлар, шагыйрәләр дә җитәрлек бездә. Алар белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды, күпме кичәләр, очрашулар оештырылды: Нәбирә Гыйматдинова, Шәүкәт Галиев, Гата Нуруллин, Рәдиф Гаташ, хәтта Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин да безнең районда кунакта булды. Район күләмендә ел саен уздырылган фестивальләр, конкурслар барысы да халкыбызның күңел бизәкләрен киләчәк буынга җиткерүгә, милли үзан тәрбияләүгә юнәлтелгән. Район күләмендә үткәрелгән фестиваль, ярышлар, конкурслар: “Гыйффәт туташ” (Имәнкискәдә) “И туган тел, и матур тел” (Татар Янтыгында) Гаяз Исхакыйның тууына 130 ел (Пәрәү) Бөек Җиңүнең 55 еллыгы (Кече Елгада) балаларның гына түгел, шушы авыл халкының зур бәйрәмнәренә әверелделәр, алар халкыбызның шәеш рәвеше, мәңгелек буыннар бәйләнеше турында сөйлиләр. Республика татар яшьләре фестивалендә 2 ел рәттән призлы урыннарга лаек булу моның ачык дәлиле. Телне саклап калу һәм үстерү өчен татар теленең мәҗбүри предмет булып кертелүе зур әһәмияткә ия. Лаешта әлеге эш 1990 елдан бирле алып барыла. Укытучылар саны 20 дән 100 гә җитте. Бигрәк тә Столбище, Габишево, Нармонка урта мәктәпләрендә татар телен 8-10 укытучы укыта (1990 елга кадәр бу мәктәпләрдә бер татар теле укытучысы даюк иде). Татар теле, фән буларак, районның барлык балаларына да 1-11 класска кадәр рус теле беләлн тигез күләмдә укытыла. Соңгы 5 ел эчендә мәгариф идарәсе тарафыннан рус мәктәпләрен татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин итүгә күп көч куелды. Татар җанлы мөгаллимнәр, башка предмет буенча белгеч булсалар да, татар теле укытуга алындылар һәм өстәмә белгечлек алуны үзләренә максат итеп куйдылар: 20 белгеч булмаган педагог ТУБКИның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 2 еллык махсус факультетын тәмамлап, диплом алдылар. 10 укытучы читтән торып КДПУның татар теле бүлеген бетерделәр. Татар теле укытучыларының 68% югары белмле белгеч. Урта һәм өлкән классларда фәкать югары белмле укытучылар гына эшли дияргә була. Хәзерге көндә Лаеш районыннан 35 студент Казан югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә белем ала. Димәк, киләчәктә татар теле һәм әдәбиятын рус мәктәпләренең һәркайсында югары белемле белгечләлр генә укытачак дигән өмет бар. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларының да уңышлары бар. 1 нче Лаеш урта мәктәпбе укучысы Садыйкова Илсөяр Республика олимпиадасында татар теленнән 2 урынын (укытучысы Сибатова Р. Г.) алды. Әлбәттә, төрле милләт вәкилләре яшәгән төбәктә интернационализм тәрбияләүнең әһәмияте һичшиксез зур. Интернационализм—бергә яшәгән халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен белүне, аларның милли хисләрен ихтирам итүне һәм һәр халыкның рухи ихтыяҗларын үтәүгә шартлар тудыруны аңлата. Рус балаларында соңгы елларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну артты, алалар күчерелеш имтиханнарында башка фәннәр белән беррәттән татар телен дә сайлыйлар. Ел саен үткәрелә торган “татар телен иң яхшы беүче” район конкурчсларында бик теләп катнашалар. Уңышларыбыз шактый, лләкин кайбер проблемалар күңелне борчый. 10 татар мәктәбенең бары тик берсендә генә чит тел укытыла, соңгы елларда Татар гуманитар институтында 16 укучы (Имәнкискә, Пәрәү, Атабай, Хәерби, Державино мәктәпләреннән) инглиз теле белгече булырга әзерләнсә дә бу проблема әле хәл ителмәгән. Милли мәктәпләрнең материаль-техник базасын яңартырга, татар телен укытуны компьютерлаштыру эше алып барырга кирәк. Бу конференция татар милли мәгарифендә “Татарстан Халыкларының телләре турында” Татарстан Республикасы Законын кабул иткәннән соң үткән юлга, ирешелгән нәтиҗәләргә йомгак ясау, алдагы бурычларны кузаллау, барлау чоры. Татар мәктәпләре, татар класслары ачу, ягъни туган телдә белем, тәрбия бирү, Законда каралганча, аны рус теле белән бертигез күләмдә өйрәтү, укытуны камилләштерү, милли кадрлар әзерләү—алда торган бурычларның иң мөһиме иде. Саннарга күз салсак, һәр юнәлешнең үсештә икәнен күрәбез. Әмма балаларыбызның бүгенге халәтле, җәмгыятьне чорнап алган әхлаксызлык күренешләре безне җирән уйланырга мәҗбүр итә. Мәктәп укучы өчен белем бирү урыны гына түгел, ә аның “җанын” дәвалаучы, рухын тәрбияләүче булсын икән. Милли мәктәп укучыларга белем бирү белән генә чикләнмичә, һәр баланы шәхес буларак ачу өчен шартлар тудырсын икән. Хөрмәтле милләттәшләр! Шушы катлаулы өлкәдә армый-талмый эш алып баруыгыз өчен һәрбарчагызга олуг рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә бу эшне тагын да камилләштерер өчен корычтай нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер телим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. | |
Просмотров: 639 | Загрузок: 7 | |
Всего комментариев: 0 | |