Мәктәпкә илтә юллар
[ Скачать с сервера (20.5 Kb) ]12.09.2017, 00:00

Туган ягыма кайтканда Лаеш районының Чулман елгасы буенда урнашкан Имәнкискә авылы аша үтәргә туры килә миңа. Чиста, матур татар авылы. Авыл уртасыннан үткән юлның буеннан-буена казын-үрдәген, сөтен-маен, алмасын-бәрәңгесен тезеп куйган ак яулыклы татар әбиләре тезелешеп утырган. “Кем ала икән?” – дип гаҗәпләнсәм дә, үткән саен “Алалардыр, алмасалар, тормаслар иде,” – дигән җавабын да үзем бирәм. Өстәвенә, Казаннан чыгып киткән олы юл өстендәге рус авыллары арасында урнашкан беренче татар авылы да әле ул. Теге Иван Грозный чорларында ничек чукындырылмый калган икән? Шул турыда риваятьне мәктәпләренә очрашуга баргач сөйләделәр. 1952 елдан соң, ягъни, Иван Грозный басып алгач, Казан тирәсендәге олы юллар өстендә 60 км радиуста татар авыллары калырга тиеш булмаган. Ә Имәнкискә авылы 59нчы километрда урнашкан. Авылда ике рус гаиләсе яшәгән. Алар татарлар белән бик дус булганнар, тату яшәгәннәр. Балалары бергә уйнап, татарча сөйләшеп үскәннәр. Аксакаллар русларны кыерсытырга кушмаган, файдасы тияр, дигәннәр. Татарларны көчләп чукындыру башлангач, чыннан да, русларның файдасы тия. Чукындырырга килгән миссионерлар авылның беренче йортына керәләр, анда аларны ипи-тоз, иконалар белән каршы алалар, һәм тегеләр бу авылда руслар яши икән дип, чыгып китәләр.

Очрашуыбыз туган телебезгә, аның матурлыгына, аһәңенә багышланган булса да, бәйрәмебезне авыл тарихыннан, мәктәп музее белән танышудан башладык. “Болгар ханлыгы вакытында Имәнкискә авылы Кашан шәһәренә бару юлы өстендә булган. Шәһәргә барып җитәрәк, юлчылар ялга туктаганнар. Авыру коллары үлгәч, биредә күмеп калдырганнар. Шәһәрдән дә колларны монда китереп күмә торган булганнар. Безнең авыл олы юл – Оренбург тракты өстендә утыра. Авыл картлары әйтүе буенча, юлны күтәрткәндә шушы коллар зираты өстеннән дә үткәннәр.
Хәзер менә шул урыннарда, авылыбызның көнчыгышындарак, гел һәлакәтләр булып тора”, – дип, безне авыл тарихы белән таныштырды мәктәп директоры – Татарстанның атказанган укытучысы Кәүсәрия Гаянова.
“Туган якны өйрәнү” музеен мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Миңнесрур Хафизова җитәкли икән. “1992 елны “Туган якны өйрәнү” түгәрәге оештырып җибәргән идем. Түгәрәк әгъзалары авылыбызның тарихына кагылышлы материаллар җыйдылар. Казаннан килеп тә танылган тарихчылар казу эшләре алып барды. Экспонатларыбыз күбәеп киткәч, музей ачу теләге туды,” — ди Миңнесрур Вәгыйзовна. 1999 елда ачылган музейда III-V гасырда ук Имәнкискә шәһәрчеге булуын раслаган, таштан, тимердән ясалган хезмәт кораллары, балчык чүлмәкләр, бронзадан коелган бизәнү әйберләре, кыскасы, 400дән артык экспонат тупланган. Алар арасында йонлы мөгезборынның зур бер теш урты һәм бот сөяге дә бар. Димәк, биредә кайчандыр 4әр, 5әр метрлы мөгезборыннар да йөргән, дип фаразлыйсы гына кала.

Ә бүгенге авыл таш юллары, җитеш йорт-лары, уңган-булган халкы белән тарихта калыр, мөгаен. Мәктәбе тынгысыз укытучылары, белемгә омтылган укучылары белән истә калыр. Милли тәрбия өлкәсендәге уңышлары өчен Каюм Насыйри премия-се алган Имәнкискә мәктәбе гөрләп яши. 1982 елдан урта мәктәпкә әйләнгән булса, 2008 елдан аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче белем йорты санала. Биредә агро-технологик, оборона-спорт һәм гуманитар юнәлештә укытыла. Дәресләрдән соң балалар “Юл йөрү кагыйдәләре” (Имәнкискә балалары өчен бик кирәкле, чөнки җәйләрен авыл аша 14 меңләп машина уза!), “Төз атучы”, “Яшь филолог”, “Яшь тарихчы”, “Остабикә” кебек түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Укучылар үзидарәсе – эзтабарлар, варислар, “Яшьлек кафесы” командаларына бүленеп эшли, мәктәпнең яшь журналистлары “Көзге” исемле мәктәп газетасы чыгара.
Татар телен фән буларак кына түгел, туган телләре буларак та ярата Имәнкискә укучылары. “Тел бәйрәме” — шуның ачык мисалы. Ул көнне алар туган телләрендә җырлап-биеп кенә калмадылар, үз фикерләрен шигъри юлларга салып та җиткерделәр, татар балалары өчен чыга торган газета-журналлар белән дә кызыксындылар. Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Җиһаншинаның җырлары укучыларны моң дәрьясында йөздерде.

Имәнкискә балалары яныннан без уңышларына сөенеп, шөгыльләренә куанып кайтып киттек. Дуслык кулыбызны да суздык: кем белә, киләчәктә Имәнкискә укучылары арасында газета укучыларыбыз артмасмы? Көннәрдән бер көнне газетабызның элек-трон почтасына алардан хатлар ява башласа... “Язарбыз, җибәрербез, мәктәбебезнең сайты, электрон почтасы бар. Мәктәбебез компьютерлаштырылган, интернет кертелгән, өстәвенә, һәр баланың өендә дә бар әле ул. Хәзер үзем дә компьютердан башка эшне күз алдына китерә алмыйм. Балаларның нәрсә белән кызыксынуларын, ниләр язышуларын белер өчен, 15 яшьлек кыз булып, үзләре белән язышып та алам”, — ди безнең фикерне хуплап, мәктәп директоры Кәүсәрия Гаязовна. Белемле, спортны яратучы, туган телләрендә иркенләп сөйләшүче балалар тәрбияләүче Имәнкискә мәктәбе әнә шулай замана белән дә бергә атлый.

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 508 | Загрузок: 10 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar