Р. Фәхреддин бүләгенә юллама
[ Скачать с сервера (14.1 Kb) ]30.01.2014, 15:23

ФИРМЕННЫЙ БЛАНККА

 

№____ 21 январь 2014 ел

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ КАРШЫНДА ОЕШТЫРЫЛГАН

РИЗАЭДДИН ФӘХРЕДДИН ИСЕМЕНДӘГЕ РЕСПУБЛИКА БҮЛӘГЕН КАРАУ КОМИССИЯСЕНӘ

 

юллама.

Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе каршындагы комиссия Имәнкискә урта мәктәбе хезмәт коллективы карары нигезендә (№1, 21 октябрь,2014 ел) Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика бүләгенә тәкъдим ителгән материалларны карады:

  1. Бөек татар мәгърифәтчесенең 155 еллык юбилеен лаеклы каршылау буенча 2000-2009, 2009-2014 елларга әзерлек программасы. Гаянова К.Г. тарафыннан, ундүрт ел дәверендә, шул программа нигезендә эшләп, мәшһүр галимнең күпкырлы иҗатын пропагандалау буенча нәтиҗәле эш алып барылган. Программа укучыларны мәгърифәтченең фәнни хезмәтләре белән киңрәк таныштырырга, педагогик мирасын укыту-тәрбия процессында актив кулланырга ярдәм иткән.
  2. Ризаэддин Фәхреддин мирасына нигезләп, педагогның хезмәтләрен тәрбия эшендә отышлы куллану максатында, мәктәпнең тәрбия системасы кысаларында авторлык программасы эшләнелгән.
  3. Мәктәп директоры, укытучы, педагог-китапханәче буларак, дәрес эшкәртмәләре, сыйныф сәгатьләре, ата-аналар белән эш, авторлык һәм адаптив программалары тупланган. Мәктәп базасында ел саен республика, район укытучылары, китапханәчеләре өчен семинарлар, практикумнар уздырылган. Алдынгы тәҗрибә район һәм республика мәктәпләрендә таратылган.
  4. Яңа информацион технологияләрне укыту- тәрбия өлкәсендә, китапханә эшендә актив куллану йөзеннән, күпсанлы сайтлары эшләп килә. Сайтларның күбесе халыкара, республика, район конкурсларында призлы урыннар яулаган ресурслар.

Комиссия түбәндәге нәтиҗәгә килде:

Имәнкискә урта мәктәбе педагог-китапханәчесе Гаянова Кәүсәрия Гаяз кызы бөек татар мәгърифәтчесе ризаэддин Фәхреддиннең педагогик мирасын файдаланып, үсеп киләче буынны укыту һәм тәрбияләүдә, тормышка һәм хезмәткә әзерләүдә югары нәтиҗәләргә иреште дип саный һәм аны Ризаэддин Фәхреддин исемендәгереспублика бүләгенә тәкъдим итәргә, материалларныреспублика бүләген бирү комиссиясенә тапшырырга.

Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе: Новиков А.А.

Комиссия рәисе: подпись

Категория: Мои файлы | Добавил: остаз
Просмотров: 736 | Загрузок: 50 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar